Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Хезмәт пенсияләре февральдә һәм апрельдә арта

Районда яшәүчеләрнең хезмәт пенсияләре быел ике мәртәбә - 1 февральдә һәм 1 апрельдә артыр дип көтелә. РФ Пенсия фондының 2014 ел бюджеты хезмәт пенсияләрен барысы 8,1 процентка, социаль пенсияләрне 17,6 процентка арттыруны исәпләп салынган. Бу якынча сумма, индексациянең төгәл күләмен 2013 ел нәтиҗәләренә карап РФ Хөкүмәте яңадан билгеләячәк. Социаль пенсияләр,...

Районда яшәүчеләрнең хезмәт пенсияләре быел ике мәртәбә - 1 февральдә һәм 1 апрельдә артыр дип көтелә. РФ Пенсия фондының 2014 ел бюджеты хезмәт пенсияләрен барысы 8,1 процентка, социаль пенсияләрне 17,6 процентка арттыруны исәпләп салынган. Бу якынча сумма, индексациянең төгәл күләмен 2013 ел нәтиҗәләренә карап РФ Хөкүмәте яңадан билгеләячәк. Социаль пенсияләр, федераль ташламага ия гражданнарның айлык түләүләре 1 апрельдә күтәреләчәк. Августта, гадәттәгечә, эшләүче пенсионерларның акчалары кабат исәпләнәчәк.
Еллык табышы 300 мең сумнан артмаган шәхси эшмәкәрләр быел пенсия фондына иминият кертемнәрен элеккечә минималь хезмәт хакының икеләтә күләменнән түгел, бер күләменнән чыгып кына түләячәкләр. 300 мең сумнан күбрәк табыш алган эшмәкәрләр өчен иминият кертеме табыш күләменә карап исәпләнәчәк, дип хәбәр итә Пенсия фондының район бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Фәридә Әгъләҗева.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X