Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә

Бүгенге көндә социаль хезмәтләр җыелмасы составында өч төрле социаль хезмәт тәкъдим ителә: - табиб рецептлары буенча медицина ярдәме стандартларына туры килгән кирәкле дарулар, шулай ук инвалид балаларны дәвалау һәм тукландыру өчен махсус продуктлар белән тәэмин итү; - төп авыруларны кисәтү максатында медицина күрсәтмәләре буенча санатор-курорт дәвалануга юллама бирү; - шәһәр...

Бүгенге көндә социаль хезмәтләр җыелмасы составында өч төрле социаль хезмәт тәкъдим ителә:

- табиб рецептлары буенча медицина ярдәме стандартларына туры килгән кирәкле дарулар, шулай ук инвалид балаларны дәвалау һәм тукландыру өчен махсус продуктлар белән тәэмин итү;

- төп авыруларны кисәтү максатында медицина күрсәтмәләре буенча санатор-курорт дәвалануга юллама бирү;

- шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортында дәвалану урынына кадәр бару һәм кире кайту. Федераль законнар җыелмасында ташламалы категория гражданнарына сайлау хокукы каралган: социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алу. Законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, тулысынча социаль хезмәтләр җыелмасыннан, бер яки ике социаль хезмәттән баш тарту рөхсәт ителә. 2012 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр өчен аена 795 сум 88 тиен түләнә. Алда әйтеп үтелгән һәрбер хезмәткә түбәндәге суммалар каралган:

Реклама

- дарулар белән тәэмин ителешкә - 613 сум 00 тиен;

- санатор-курорт тәэмин ителешкә - 94 сум 83 тиен;

- транспорт хезмәтенә - 88 сум 05 тиен.

Социаль хезмәтләрдән баш тартуның гадиләштерелгән тәртибе элеккегечә гамәлдә 2009 елдан башлап ел саен карарыңны расларга һәм тору урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә барырга кирәк түгел. Социаль хезмәтләрдән баш тарту турындагы гариза бирелгән моменттан алып, әлеге гражданин социаль хезмәтләрне натураль формада алырга дигән карар кабул иткәнче үз көчендә булачак. Мондый очракта исә айлык акчалата түләүләрне башкаручы Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органына 1 октябрьгә кадәр гариза белән килергә кирәк. Кызганычка каршы, ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын кайтару мөмкинлеге закончалыкта каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды пенсия тђэминаты

2
X