Район укучылары бөек шагыйрьнең балачак эзләреннән бардылар
Тукай районы укытучылары һәм укучылары Арча районында урнашкан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль комплексына сәяхәт кылдылар. Әдипнең данлыклы «Шүрәле» поэмасында сурәтләнгән Кырлай авылы Тукай районы делегациясе күңелендә тирән һәм онытылмаслык якты хатирәләр калдырды.
Әлеге тарихи-мәдәни сәфәр барышында укучылар һәм укытучылар милли поэзиябезнең чишмә башында торган бөек шагыйрьнең тормыш юлы, аның иҗади мирасы белән якыннан таныштылар. Кырлайның кабатланмас табигате һәм музей комплексы экспонатлары балаларга татар әдәбияты тарихын тирәнрәк аңларга һәм рухи җылылык алырга ярдәм итте.
Фото: район мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев