Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа җыр

Мерәсем Илшат Хәнипов. Төзек йортлар, матур урам, Авыл башында чишмә. Килгән киленнәр китмиләр Чишмәнең суын эчсә. Кушымта: Мин бит синдә туып-үскән Газиз балаң, Мерәсем. Атна-ун көн кайтмый торсам, Төшләремә керәсең. Авылымны яратуым Килә бала чагымнан. Мин һаман да бала кебек Мерәсемне сагынам. Иганә сулары ага Мерәсемә сыенып. Тормыш дәвам итә...

Мерәсем

Илшат Хәнипов.
Төзек йортлар, матур урам,
Авыл башында чишмә.
Килгән киленнәр китмиләр
Чишмәнең суын эчсә.
Кушымта:
Мин бит синдә туып-үскән
Газиз балаң, Мерәсем.
Атна-ун көн кайтмый торсам,
Төшләремә керәсең.
Авылымны яратуым
Килә бала чагымнан.
Мин һаман да бала кебек
Мерәсемне сагынам.
Иганә сулары ага
Мерәсемә сыенып.
Тормыш дәвам итә диеп,
Сайрый тургай сөенеп.
Автордан: Әлеге җыр тырыш, хезмәт сөючән Мерәс халкына рәхмәтен һәм ихтирамын белдереп, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдар Гыймадиев соравы буенча махсус рәвештә язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев