Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Тукай районының Сәмәкәй авылында Салих Сәйдашевка багышланган кичә үткәрелде

15 декабрь көнне Тукай районының Сәмәкәй авыл китапханәсендә Салих Сәйдәшевның истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Татар халкының бөек композиторына багышланган чараны уздыручы - мөдир Светлана Абзалетдинова. «Мәңге яшәр аның моңнары» исемле кичәгә Сәмәкәй урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм коллективы, шулай ук күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан...

15 декабрь көнне Тукай районының Сәмәкәй авыл китапханәсендә Салих Сәйдәшевның истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Татар халкының бөек композиторына багышланган чараны уздыручы - мөдир Светлана Абзалетдинова. «Мәңге яшәр аның моңнары» исемле кичәгә Сәмәкәй урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм коллективы, шулай ук күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан апалар һәм район китапханәчеләре килгән иде. Бәйрәмдә укучылар тарафыннан Әмирхан Еникиның Салих Сәйдәшевка багышлап язылган «Гөләндәм туташ хәтирәсе» повестеннән өзек күрсәтелде, шигырьләр һәм җырлар башкарылды, дип хәбәр итте редакциябезгә район китапханәләр челтәре системасының баш библиографы Гүзәл Закирова
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев