Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар быел дәүләт имтиханын тапшырырга Кнәз мәктәбенә барачак

Быел районда унберенче сыйныфны тәмамлаучы 128 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, тугызынчыны тәмамлаучы 328 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясе үтәчәк.

Унберенчеләр рус теле һәм математика буенча мәҗбүри сынау тапшырачак һәм үзләре сайлаган фәннәр буенча имтихан бирәчәк. Тугызынчылар исә рус теле һәм математикага өстәп, татар теленнән мәҗбүри имтихан тапшырачак һәм тагын бер яки ике фәнне үзләре сайлаячак.

Республикада 21733 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга, 37542 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясе үтәргә җыена. Әлеге саннарны ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова җиткерде. Шулай ук ул БДИ үткәрү тәртибендә быел сизелерлек үзгәрешләр күзәтелмәвен белдерде.

БДИны үткән еллардагыча өч этапта тапшырырга мөмкин булачак. Имтиханны тиешле вакытында бирә алмауларына нигезле сәбәпләре булган укучылар өчен 20 апрельдән 4 майга кадәр алдан бирү вакыты билгеләнгән. Төп этап - 28 майдан 21 июньгә, өстәмә этап - 7 июльдән 16 июльгә кадәр.

Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар имтихан бирергә теләгән фәннәрен күрсәтеп язылган гаризаларны 1 мартка кадәр тапшырып бетерде. Һәр елдагыча беренче урында җәмгыять белеме, биология, физика кебек фәннәрдән имтихан тапшырырга теләүчеләр күп. Бу безнең районда да шулай. Мәсәлән, унберенчеләр арасыннан 128 баланың 74е җәмгыять белемен, 35е - физиканы, 23е - химияне, 21е биологияне сайлаган. Иске Абдулдан бер укучы татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырырга җыена. Тугызынчыларның да күпчелеге җәмгыять белеме буенча имтихан тапшыруны кирәк санаган. Биологиядән - 59, географиядән - 55, физикадан 26 укучы белемен сынап карарга уйлый. Чит телләр, информатика, рус әдәбияты кебек фәннәр буенча да гариза бирүчеләр бар.

Тугызынчыларда мәҗбүри фәннәрнең берсе булган татар теленнән имтихан бирүдә яңалык кертелгән. Республикада аны хәзер гадәти формада да, яңа формада да тапшырырга була. Район мәктәпләренең тугызынчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар әлегә татар теленнән имтиханны гадәти формада бирәчәкләр. Татарча белем алучы балалар инша элементлары белән изложение язачак, рус телле балалар имтиханны билетлар буенча тапшырачак яисә диктант язачак. Ә киләсе елдан безнең тугызынчылар да имтиханны яңача бирүгә күчәчәк.

Реклама

Уку елы барышында районның чыгарылыш сыйныф укучылары сынау имтиханнары тапшырдылар. Рус теле һәм математика буенча укучылар көздән бер мәртәбә имтихан бирделәр. Ел буе фән укытучылары белән өстәмә эшләделәр, хаталарны төзәттеләр. Белемнәрен алар яңадан март ахырында сынап карарга ниятлиләр.

Шулай ук районда медальгә баручылар да билгеле. Алтын медальгә - 9, көмеш медальгә 4 укучы дәгъва кыла.

Быел Яңа поселогы мәктәбе капиталь ремонт программасына кертелү сәбәпле, имтихан бирү пункты итеп районда Кнәз мәктәбе сайланды.

Имтиханнарның барышы быел да ныклы күзәтү астында булачак. РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.30 маддәсе 4 пункты нигезендә, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бозган гражданнар 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфадагы зат 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр административ штрафка тартыла. Шулай ук имтихан бирүчеләргә дә, җәмәгать күзәтчеләренә дә калькулятор, телефон һ.б.лар кебек техник чаралар куллану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бердђм дђњлђт имтиханы

2
X