Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шахмат ихтыяр тәрбияли

Бу уенның тарихы бик еракларга барып тоташа. Аның "туган җире" Индия дип исәпләнә. Аннары ул Мисыр, Гыйрак, Иранда киң тарала. Соңрак шахмат Россиядә дә яраткан өстәл уеннарының берсенә әверелә. Совет чорында ул аеруча киң таралды. Шахматның кайсы төрен генә алма, совет гросмейстерлары дөньякүләм беренчелекне бирмәде. Татарстанның танылган шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновның...

Теләнче Тамак авылында да шахматның киң таралган еллары бар иде. Биредә мәктәп белән мәктәп, авыл белән авыл көч сынашкан, район турлары уздырылган чакларны сагынып сөйләргә генә калган иде. Чөнки биредә шахмат "җене" кагылган танылган спортчы Зөфәр Ханов (урыны җәннәттә булсын) яшәде һәм ул укучыларны да, авыл яшьләрен дә спортның шушы төренә тартты, хәтта мин аны авылда үзенең шахмат мәктәбен булдырды дияр идем. Кызганыч, ул киткәннән соң (илдә барган үзгәрешләрнең дә йогынтысы булгандыр), акрынлап шахматка игътибар кимеде. Уеннар да, ярышлар да күпмедер туктап торды. Авылыбызга гаиләсе белән отставкадагы офицер Юрий Овсянников кайтканнан соң бу борынгы спорт төре кабат җанланды. Эшне ул мәктәп балаларыннан башлап, бик дөрес эшләде. Укучылар белән очрашты, әлеге уенның тарихы, кызыклы төрләре турында аңлатты. Аннары күптөрле мавыктыргыч мисаллар китереп, аларга төрле мәсьәләләр, башваткычлар чишү мөмкинлекләрен күрсәтте. Мәктәп җитәкчелеге дә Юрий Алексеевичның бу башлангычын хуплап, шахмат түгәрәге алып барырга аерым класс бүлмәсе бирде. Тора-бара балаларның ата-аналары да кызыксынып китте. Яратып, изге күңел белән башлаган эш нәтиҗәсез калмый. Узган елда инде беренче уңышлар күренә башлады. Мәктәпнең унөч укучыдан торган шахмат командасы район ярышларында катнашып, җиңүче кубогын яулады. Ә бишенче һәм өченче сыйныф укучылары Илмира Сәгоманова, Рамазан Гайнетдинов ике тапкыр призер булдылар. Шахматчылары турында аларның тренерлары Юрий Овсянников болай дип сөйли:

- Балалар баштарак шахмат дәресләренә теләр-теләмәс кенә йөрделәр. Чөнки уен терминнарын истә калдыру, төрле алымнарны өйрәнү җиңел генә бирелмәде. Шулай да кабат-кабат аңлату, төрле алымнар белән шахмат серләренә өйрәтү нәтиҗәсендә балалар акрынлап "шахмат телен"дә сөйләшә, аңлаша башладылар. Хәзер дәресләргә ашкынып киләләр, теләп шөгыльләнәләр, дәрес тәмамлану белән дә китәргә ашыкмыйлар. Минем өчен зур куаныч бу.

Ул шул кадәре рухланып, яшь шахматчылары өчен шатланып сөйли, ә мин уйлап куйдым, ихлас күңел салган эш, һичшиксез, уңыш китерәчәк. Кем белә, бәлки, әле киләчәктә алар арасыннан танылган шахматчылар чыгар. Әнә бит Аделина Асоева, Богдан Болотов, Фидаил Борһанов, Рәмзил Габетдинов, Никита Колузаев, Шәүкәт Лотфуллин, Анна Лягушкина һәм түгәрәккә йөрүче башка укучылар инде бүген үк шахмат тактасы янында үзләрен бик иркен тоталар, уңыш артыннан уңыш яулыйлар.

- Шахмат ул уен гына түгел, ул кешенең рухын баета, ихтыяр көче тәрбияли, баш мие эшчәнлеген яхшырта, максатка омтылыш күнекмәләрен бирә. Минем яшь шахматчыларыма киләчәктә бу сыйфатлар бик кирәк булыр әле", - ди Юрий Алексеевич. Изге ниятендә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы мђгариф шахмат џђм шашка балалар