Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Санкт-Петербургка сәяхәт кылдылар

Район укучылары һәм укытучыларыннан торган 30 кешелек төркем күптән түгел Санкт-Петербург шәһәренә экскурсиягә барып кайтты.

Укучылар Россия, республика күләмендәге конкурсларда, ярышларда җиңүчеләр, уку алдынгылары арасыннан сайланган иде.

Балалар белән бергә Круглое Поле мәктәбе директоры Н. Гуфранова, Калмия мәктәбенең физкультура укытучысы М. Вәлиев, Күзкәй мәктәбенең директор урынбасары Г. Мингалимов һәм фельдшер М. Фәрдиева бардылар. Сәяхәт балаларга бик ошады. Кайткач, үзләренең тәэсирләрен алар кәгазь битләренә төшерделәр.

Күзкәй мәктәбеннән Лилия Шәфигуллина һәм Мусабай Заводтан Миләүшә Хәйруллинаның язмаларында, мәсәлән, түбәндәге юллар бар: "Уңайлы автобусларга утырып Яр Чаллы шәһәреннән кузгалып киткәндә һәркайсыбызның күңеле еракка ашкынды. 22 сәгатьлек юлны үтеп, Санкт-Петербургка килеп җитүне көтү бик озак булыр дип уйлаган идек. Ләкин тиз арада бер-беребез белән дуслашып, аралашып баргач, юлның озынлыгы сизелмәде. Ниһаять, без Санкт-Петербургның Мәскәү вокзалында. Озакламый без телевизор экраннарыннан гына күргән гаҗәеп матур урамнар буйлап сәяхәткә кузгалдык. Өч көн дәвамында бик күп тарихи урыннар белән таныштык. Павловск паркы, Кышкы сарай, Эрмитаж комплексы, Петропавловск крепосте, Невский проспекты, Казан соборы, Исаакий соборы, Кунсткамера, Петергофф фонтаннары, А.С.Пушкин белән бәйле урыннар... Төнге Петербургны, ачыла торган күперләрне дә күрдек. Экскурсоводны йотлыгып тыңладык, һәр мизгелне фотога төшердек. Дусларга, әти-әниләргә, укытучыларга, сувенирлар, истәлекле бүләкләр сайладык".

Укучыларның һәрберсе үз язмаларында сәяхәтнең кабатланмас мизгелләргә бик бай булуын, искиткеч шәһәрнең сихри матурлыгы күңелләрендә озак сакланачагын әйтәләр. Мондый бүләк белән шатландырган өчен район хакимиятенә зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия мђктђп укучылар мђгђриф