Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сабыйларга бәйрәм бүләк иттеләр

Жәй - гаҗәеп кызыклы, матур һәм бала-чага өчен бик тә рәхәт вакыт, чөнки бу вакытта нәниләр иркенләп уйный, сикерә, чаба алалар. Әлеге чорда балалар бик күп вакытларын саф һәвада уткәрәләр. Шуңа да һәрбер яңа көн аларга кабатланмас мизгелләр һәм шатлык-куанычлар алып килсен, ә җәйге сәяхәт-бәйрәмнәрдә алган кичерешләр матур мизгел булып...

Җәйге чорда "Аленушка" балалар бакчасында сәламәтлек бәйрәме үткәрү матур гадәткә әйләнеп китте. Ә балалар өчен әлеге көн үтә дә кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, без аны әкияти формада үткәрергә булдык. Һәр әкият-маҗарадагы яхшылык белән яманлык үзара көрәшкән кебек үк, безнең бәйрәмебездә дә шайтан-пәриләр балаларны куркытып, аларга төрле киртәләр ясап тордылар. Шуңа да бу кара көчләрне сихерләргә туры килде: диңгез патшасы килеп, аларны азат итте. Бәйрәмебез төрле кызыклы уен-бәйгеләр белән үрелеп барды. Су тутырылган чиләкләр белән йөгерү, судан туп тотып алу, туп белән йөгерү дисеңме һ.б. Балалар бәйрәмдә үзләренең көч-осталыкларын күрсәттеләр. Тәрбиячеләр дә алардан калышмадылар. Ф. Меновщикова, М. Вәлиева, В. Громова, бәйрәмне оештырган спорт инструкторы Е. Газимова һәм аның ярдәмчеләре Т. Калашникова, А. Хисмәтова балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар.

Ә бәйрәмнең кульминациясе - су коену булды. Хәтта иң кечкенәләр дә бәйрәмдә бик теләп катнаштылар, диңгез геройлары аларны су тамчылары белән "бүләкләделәр". Бәйрәм бик мавыктыргыч һәм истә калырлык булды. Балаларга ул бик тә ошады.

Җәйге чорда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның саф һавада йөрүләре аларның организмнарын чыныктыра, һәрьяклы үсешкә уңай тәэсир итә. Шуңа да зурларның төп бурычы булып үсә торган бала организмының дөрес итеп оештырылган хәрәкәт һәм ялга булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы сабыйлар