Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә олимпиадалар бара

Ноябрь аеның уртасыннан мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелә башлады.

Укучылар инде физик культура, экология, тарих, биология, инглиз теле, география, химия, җәмгыять белеме, физика, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр, икътисад, астрономия, әдәбият, француз, немец һәм рус теле фәннәреннән сынау үтәргә өлгерде. Район мәгариф бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, бөтен олимпиадалар да Түбән Суыксу мәктәбе базасында үтә. Бүген исә булып үткән фәннәр буенча олимпиада җиңүчеләре инде билгеле. Физик культурадан Илгиз Шиһапов (Новотроицкое), Нияз Авзалов (Кнәз), Илфат Әхтәмов (Комсомолец), инглиз теленнән Мәдинә Шәйкарамова (Кече Шилнә), Айсылу Садыйкова (Калмаш), Алинә Маркова (Мәләкәс), Айсылу Йосыпова (Теләнче Тамак), Динара Муськина (Кече Шилнә), географиядән Илназ Ямалиев (Теләнче Тамак), тарихтан Алексадра Брицова (Бәтке), рус мәктәпләре арасында үткән әдәбият фәненнән Максим Соколов (Новотроицкое), Инзилә Камалова (Новотроицкое), Владлена Сәхипгәрәева (Комсомолец), Екатерина Исаева (Круглое Поле), экологиядән Евгений Жуков (Шилнәбаш), Камилә Тиллаева (Шилнәбаш), Ольга Ерхова (Кнәз), биологиядән Мәдинә Шәйкарамова (Кече Шилнә), Лилия Нуриева (Кнәз), Алсу Сәгыйтова (Сәмәкәй), Ирина Сальникова (Кече Шилнә), җәмгыять белеменнән Динара Муськина (Кече Шилнә), Айсылу Садыйкова (Калмаш), Регина Кашапова (Иштирәк) һәм экономикадан Алинә Хәсәнова (Биклән) районыбыз данын якларга Казанга барачак.
Олимпиадалар әле 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алда укучыларны сәнгать, хокук, математика (VII-XI һәм IV-VI сыйныфлар арасында), геология, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, технология, татар теле һәм татар әдәбияты (татар һәм рус телле балалар арасында), шулай ук рус теле һәм рус әдәбияты (татар телле балалар арасында) фәннәреннән олимпиадалар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф олимпиада