Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көз патшабикәсе сабыйларда кунакта булды

Күптән түгел Новотроицкое авылындагы "Ромашка" балалар бакчасында алтын көзне озатуга багышланган бик матур бәйрәм булды. Кунак булып килгән Көз патшабикәсен балалар алкышлап каршыладылар. Ә ул сабыйларны үзенең тугры ярдәмчеләре - көз айлары белән таныштырды.

Сентябрь булып киенгән балалар табигатьнең аллы-гөлле төсмерләрен үзенә җыйган, басу-кырларда алтынланып игеннәр, бакчаларда алсуланып алмалар, җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгергән шушы матур да, бәрәкәтле дә сентябрь турында шигырьләр сөйләделәр, көзге вальска бөтерелделәр, берсеннән-берсе матур җырлар башкардылар. "Күзләрен бәйләгән килеш кем күбрәк гөмбә җыя?" дигән уен-аттракцион да бик күпләрне үз тирәсенә җыйды. Октябрьне тасвирлаган балалар, шау-гөр килеп, "Читән" дигән халык уенында катнаштылар, "Рябинушка"ны күмәкләп җырладылар. Ноябрь аеның кабатланмас мизгелләрен дә бик матур итеп уйнап, хәтта бизәкле агач кашыклар аккопанементы астында халык көйләрен җырлап та күрсәттеләр нәни новотроицкоелылар. Бәйрәм балаларның да, әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килде. Ә Көз патшабикәсе барысын да көз җимешләре белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы кљз бђйрђме