Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Каенкай”да бар да ошады

Быел районның 21 мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшләде. Балалар анда ял итеп кенә калмады, төрле иҗади һәм спорт чараларында катнашты, кыскасы, тәрбиячеләр лагерьның һәр көнен балалар күңелендә озак сакланырлык итеп үткәрергә тырыштылар. Яңа Бүләк урта мәктәбе каршында эшләгән лагерьга да укучылар бик теләп йөргәннәр. Алар үзләренең тәэсирләрен газета укучылар белән...

"Мин җәй айларын ял итү өчен көтеп алам. Ә бу мөмкинлекне безгә лагерь бирә. Мин анда һәр җәйдә барам. Лагерьда тәмле ашаталар, көн дә кызыклы уеннар үткәрәләр, экскурсиягә алып баралар. Быел лагерь "Каенкай" дип аталды. Тәрбияче апаларыбыз Зөлфия Нәҗметдинова һәм Фәйрүзә Зәйнәшева безгә 18 көн эчендә нинди генә кызыклы чаралар уйлап тапмадылар. Миңа бигрәк тә "Үзидарә көне" ошады. Ә лагерьның бер көнен без "Ислам көне" дип атадык. Бу көнне без апаларыбыз белән урыннарны алмаштык. Без "шәкертләребезне" дөрес сөйләшергә, матур киенергә, дус-тату булырга өйрәттек. Көнебез бик тә күңелле һәм кызыклы үтте".

Динара Идрисова.

"Каенкай" лагере башлануны түземсезлек белән көтеп алдык. Лагерьда миңа иң ошаган көннәрнең берсе "Әниләр һәм бәбиләр көне" булды. Без ул көнне яраткан курчакларыбызны алып килдек, бергә бишек җырларын искә төшердек.
Көнебез Вахит хәзрәтнең вәгазеннән башланып китте. Ул безгә исем кушу йоласы турында сөйләде, догалар өйрәтте. Аның ярдәме белән исемнәребезнең мәгънәләрен белдек.

Бәбиләрне төрү, йоклату, кеше исемнәре уйлау кебек конкурслар бик кызыклы булды.

Реклама

Безнең ялыбызны шулай кызыклы итеп оештырган лагерь башлыгы Нәҗметдинов Фәнил абыйга, тәрбияче апаларыбыз Зәйнәшева Фәйрүзә һәм Нәҗметдинова Зөлфия апага, көн дә тәмле ризыклар белән сыйлаган Глүзә һәм Зөлфия апаларыбызга, Вахит абыйга зур рәхмәт әйтәбез".

Айгөл Якупова.

"Мин лагерьның һәр көнен түземсезлек белән көтеп алдым, бик яратып йөрдем. Лагерь урнашкан урынның табигате генә дә ни тора бит. Яратмаслык та, сокланмаслык та түгел безнең Яңа Бүләк авылының матурлыгына. Тирә-якның гүзәллеге, серле урманнары күңелләргә шифа, җанга сихәтлек бирә, сәламәтлекне ныгыта. Миңа лагерьда бигрәк тә "Кырмыска" операциясе көне" ошады. Бу көнне безгә тәрбияче апаларыбыз кырмыскаларның файдасы турында сөйләде. Аннан соң кырмыска өемнәрен барлап номерлар суктык һәм аларга багышлап шигырьләр уйлап чыгардык. Кырмыскаларның күп кенә авырулардан дәва икәнен дә белдек".

Ләйсән Төхбәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф лагерь мђктђп мђктђп яны лагере укучыларыбыз хатлары

2
X