Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ-2020 дәвам итә

Район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. 3 июльдә башланган сынаулар 22сенә кадәр дәвам итә.

Быел бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру бераз үзгә шартларда үтә. Беренчедән, башлану вакыты кичектерелеп, июльнең 3есенә билгеләнде. Икенчедән, автобуска утырудан башлап ук укучылар санитария таләпләрен үтәргә тиешләр. Быел имтиханнар алдыннан линейкалар уздырылмый. Металл тикшергеч аша узганда балаларның һәм оештыручыларның тән температуралары да тикшерелә. Аудиторияләрдә укучылар бер-берсеннән 1,5 метр ара калырлык итеп утыралар. Имтихан алдыннан бүлмәләр дезинфекцияләнә. Һаваны чистарта торган аппаратлар эшләп тора. Имтиханнарны оештыручылар, уздыручылар шулай ук Роспотребнадзор билгеләгән таләпләрне төгәл үти, ике сәгать саен битлекләрен, перчаткаларын алыштырып торалар.
Тукай районында 3 июль көнне БДИны 14 укучы башлап җибәрде, аларның 10сы – информатиканы, 1се – географияне, 3есе рус әдәбиятын сайлаган иде. Сынаулар, елдагыча, Яңа поселогы урта мәктәбендә уза. Шунысы кызык, информатикадан сынау бирүчеләр бөтенесе дә егетләр булды, алар барысы да биремнәрне соңгы минуткача эшләп утырдылар. 
Рус теленнән имтихан 6 июльдә узды, 86 укучы сынау тотты. 
Оештыру чараларына кайтып, тагын шуларны билгеләп үтәргә кирәк: медицина хезмәткәре, эчке эшләр идарәсе вәкиле, район электр челтәрләре оешмасы хезмәткәре имтихан үткән вакытта мәктәптә дежур торалар, укучыларның иминлеген саклыйлар. Мәктәп территориясенә, электр тогы белән тәэмин итүдә өзеклек булмасын өчен, запас генератор урнаштырыла. 
Имтиханнарның чираттагысы 10 июльдә уза. Быел укучылар математикадан профильле, ягъни югары уку йортына керү өчен кирәк булган имтихан тапшыралар. База, ягъни төп имтиханнар бирү оештырылмый. Математиканы чыгарылыш сыйныфны тәмамлаучы 63 укучы сайлады.
Тукай районы укучылары соңгы БДИны 22 июльдә тапшырачак. Әзерләнер өчен көннәр бар әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев