Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар иҗаты – саекмас чишмә

Безнең әйләнә-тирәбез матур һәм төрле. Бу гаҗәеп матур дөньяны бала көн саен, сәгать саен күзәтеп үзләштерә. Шулай итеп аның эчке дөньясы байый. Моны ул үзенең иҗади эшендә күрсәтергә тырыша.

Безнең "Ромашка" балалар бакчасы коллективы балалар иҗатын үстерү өчен барлык шартларны тудыра, үз талантларыбыз үсеп чыкты. Балалар иркенләп, рәхәтләнеп балчыктан сыннар ясыйлар, төсле буяулар һәм каләмнәр белән рәсемнәр төшерәләр, конструкторлык эшләре белән шөгыльләнәләр. "Балалар вернисажы" төркемендә балалар үзләренең җаны теләгән иҗади эшләре белән шөгыльләнәләр.

Реклама

Әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр балалар иҗаты конкурсларында актив катнашалар. Быелгы уку елында гына төрле дәрәҗәдәге үз эшләрен 20 конкурска тәкъдим иттеләр. Янгын куркынычсызлыгы буенча район конкурсында балаларыбыз эшләре III урынга лаек булды. Бөтенроссия конкурсында "Үзебез ясаган уенчыклар", "Мин дөньямны бизим" (Арина Жаркова, Илүзә Хәсәнова), "Гаиләбездәге роботлар", "яңа ел фантазияләре" (Варвара Лапина) эшләре өченче урынны алды. Моннан тыш, "Яшь дизайнер" (Лилия Усманова), "Аждаһалар һөҗүм итә", "Табигатькә кагылу", "Пасха шатлыгы", "Фантазия иле" кебек хезмәтләр халыкара күргәзмәләргә дә тәкъдим ителде. Марин Станислав, Данил Лукъянов, Арина Жаркова, Элина Гарипова рәсемнәре Германиядә уза торган халыкара күргәзмәдә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар дљньясы

2
X