Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Бүләкнең «Нур» халык театры Г. Камал сәхнәсендә чыгыш ясады

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында халык театрларының XIII Төбәкара «Идел-йорт» фестиваленең йомгаклау туры үтте. Театр коллективларын бүләкләү тантанасында Яңа Бүләк авылыннан «Нур» халык театры да катнашты.

Районыбыз үзешчәннәре тамашачыга мәңге үлмәс «Әлдермештән Әлмәндәр» (режиссеры - Яңа Бүләк авылының мәдәният йорты хезмәткәре Дилбәр Гыймазетдинова) спектаклен тәкъдим итеп, дипломант исемен яуладылар. Шулай ук театрның яшь артисты - IV сыйныф укучысы Рәмис Ахунов «Яшь башкаручы» номинациясенә лаек булды, аңа истәлекле бүләк тапшырылды. Фестивальдә Владивосток, Мәскәү, Самара, Ульянов өлкәләреннән, Башкортстан республикасыннан, Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 21 коллектив чыгыш ясады. Һәрбер коллектив югары һөнәри осталык һәм зур әзерлек күрсәтте.
Яңа Бүләкнең «Нур» халык театры да бу көнне фестиваль тантанасында катнашты, Г. Камал театры бинасында үзешчән артистлар, профессиональ режиссерлар сәхнә хезмәткәрләре белән якынрак танышып аралаша алдылар. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, шулай ук Татарстанның гына түгел, Башкортстан Республикасының халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова кебек мәшһүр артистлар белән дә аралашу күңелләребезгә аеруча хуш килде. Күңелле сәяхәтебез өчен безгә ярдәм иткән барча кешегә, ә аерым район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббаровага, аның урынбасары Октябрина Әюповага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Ә хәзерге көндә исә үзешчән артистларыбыз 21 декабрь көнне узачак «Нур» халык театрының 15 еллык юбилей кичәсенә әзерләнә, дип хәбәр итте безгә «Нур» халык театры режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният Г. Камал театры халык театры