Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тел сагында торучылар

Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала әлеге сыйфатларга бай булып үсә. Шундый уй-ниятләр белән без «Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр» дип исемләнгән кичә әзерләдек. Балалар белән очрашуга сүз тәмен белүче осталар Зөләйха Закирова, Гөлфия Әһлиева бик теләп, шатланып килделәр.

Бәйрәм тантанасына «Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, «Яран гөл» фольклор ансамбле кызлары чакырылды. Балаларның туган ил, туган тел, әни турындагы шигырь укуларын, матур итеп җырлауларын сокланып, яратып тыңладык. Айнур Хәсәнов, Айзирә Фәттахова, Зәлинә Әхмәтова үзләре язган шигырләрен сөйләп күрсәттеләр.
Калмия авылыннан килгән, гомере буе балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан мөгаллимә, шагыйрә, китаплар авторы, Рәшит Гәрәй премиясе лауреаты Зөләйха Закированың
татар телен саклау, яклау турындагы чыгышы бик нык истә калырлык булды. Балалар тын калып тыңладылар аны. «Кайбер кешеләрдә тискәре фикерләр бар, янәсе, татар теле башка фәннәрне үзләштерергә комачаулый, ә чынлыкта исә ике-өч тел белгән бала калганнарга караганда фәннәрне яхшырак үзләштерә. Сез минем фикер белән килешәсезме?» – дип балаларга сораулар биреп, кызыклы итеп, тормыштан мисаллар китереп сөйләде ул. – Бүген татар теле нигә кирәк дигән сүзләр ишетелгәли. Тел белү – байлык, ул тормышта да, эштә дә кирәк. Татар телен белгән кеше төрки халыклар белән тәрҗемәчесез аралаша ала. Бүген туган телне югалта барабыз. Вакыт узган саен аны яңадан торгызу авыр булачак бит».
Зөләйха Закирова сүзләренә шактый җырлар да иҗат ителгән. «Яулык», «Онытырлык түгел», «Сиңа», «Вальс» шигырләренә көйләр язылган. Бәйрәмдә Зөләйха апаның «Сиңа» җырын бергәләп тыңладык.
Россиянең мәгариф отличнигы, «Күңелемдә җәй әле» китабы авторы, 45 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән, газеталарда йөзләрчә мәкаләсе басылган, Гөлфия Әһлиевадан авылның истәлекле урыннары, чишмәләре турында бик күп яңалыклар белдек.

Флүзә СӘЛИМОВА.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X