Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Татарстан» совхозы поселогында балалар сәнгать мәктәбе филиалы ачылды

Күптән түгел «Татарстан» совхозы поселогында район балалар сәнгать мәктәбенең филиалы ачылды. Концерт номерлары белән үрелеп барган әлеге тантана Кнәз мәктәбендә үтте.

Тамашачылар сәнгать бүлеге педагогы Л.Шәймәрданова әзерләгән презентацияне сокланып карады. Монда халык инструментларында уйнаучы «Мирас» ансамбле, «Свирелька» балалар фольклор ансамбле (җитәкчесе В.Бондарев), М.Икътисамова җитәкчелегендәге вокал коллективы, «Задоринки» хореография ансамбле (Г.Щелконогова) чыгыш ясады. Аннары исә педагог А.Аккубеков курайда татар халык көйләрен уйнады. Әйтергә кирәк, хәзер Кнәз мәктәбендә курайда уйнау сәнгате буенча түгәрәк эшләячәк. Бүгенге көндә анда 11 бала язылган.
Әлеге түгәрәктә шөгыльләнүче балалар мәктәптә үткәрелгән беренче конкурста - «Раштуа йолдызы»нда катнашып, грамоталар да алдылар.
Әлеге күңелле вакыйга уңаеннан, җыелган һәрбер кешене Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова һәм Кнәз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Терещенкова котлады.
Балалар сәнгать мәктәбе коллективы бәйрәмне оештыруда булышлык күрсәткәне өчен мәдәният йорты директоры Тамара Тузеевага бик рәхмәтле калды, дип хәбәр итә район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев