Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Сәйлән” театр коллективына танылган артистлар зур бәя бирде

Балаларда кечкенәдән театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге 2-4 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Сәхнә көзгесе" дип аталган республикакүләм милли балалар театр фестивале үткәрде. Чарада Яр Чаллы шәһәре, Азнакай, Чистай, Биектау, Баулы, Мөслим, Мамадыш, Алабуга һәм...

Без әлеге фестивальдә Туфан Миңнуллинның мәктәп тормышын яктыртып язылган "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" әсәре белән чыгыш ясадык. Һәр коллектив ярышка зур әзерлек белән, җиңү өчен дип килгән иде. Балалар чыгышын мәртәбәле жюри - Яр Чаллы дәүләт драма театры артистлары Булат Сәлахов, Илдар Гадиев, иҗат сараеның методисты Нәфидә Хәкимова бәяләде. "Республикада талантлы балалар искиткеч күп икән, ике көнгә планлаштырылган фестиваль хәтта өч көнгә барды. Жюрига чыгышларны бәяләү дә җиңел булмады", - диде конкурсның җитәкчесе Нәфидә Хәкимова.

Ләкин һәр ярышның җиңүчеләре була. Бу фестивальдә дә иң яхшы коллективлар билгеләнде. Безнең Мусабай Завод урта мәктәбенең "Сәйлән" балалар театр коллективы икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Жюри әгъзасы Илдар Гадиевның: "Кемгә ничектер, миңа иң ошаганы Тукай районы Мусабай Завод авылыннан килгән "Сәйлән" коллективы булды", - дигән сүзләре безгә - әзерләүче укытучыларга һәм балаларга зур бәя булды. Ә инде спектакльдә төп рольне башкарган Булат Сафинның "Иң яхшы малай" номинациясендә диплом белән бүләкләнүе ямь өстенә ямь булды.

Фестивальнең оештырылу дәрәҗәсеннән дә бик канәгать калдык. Якты йөз белән каршы алдылар, һәр коллективка аерым грим бүлмәсе бирделәр. Оештыручыларга, аерым алганда, Яр Чаллы шәһәренең 1нче санлы балалар һәм яшьләр иҗат сарае коллективына рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр фестивале