Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сабан туе иген үстерүчегә дан җырлады

Халык үзе катнашканда гына бәйрәмнең тәмен тоя, ул аның өчен чын мәгънәсендә күңелле була. Быелгы Сабан туен әнә шулай башка еллардан аермалырак итеп - районның үз үзешчәннәре көче белән үткәреп чыгарга булганнар мәдәният хезмәткәрләре. Чыннан да, читтән чакырылган кайбер артистларны исәпләмәгәндә, милли бәйрәмебездә, нигездә, тукайлылар чыгыш ясады. Сәхнәләштерелгән күренешләрне, концерт...

Мәйдан түре - икмәк үстерүчеләргә

Сабан туе, иң беренче чиратта, игенчеләрне олылау бәйрәме. Электән үк шулай булган - кырда язгы эшләрне тәмамлап, печәнгә керешкәнче, бер-ике көн тын алганда, игенче сабан бәйрәмен үткәргән. Мәйдан түрендә һәрвакыт икмәк үстерүчеләр торган. Районда эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары традиция буенча быел да бәйрәм башында ук мәйданга чакырылды. Тамашачы һәр хуҗалыкны алкышлар белән каршы алды. Район башлыгы Васил Хаҗиев та тәбрикләү сүзен нәкъ менә аларга - икмәк үстерүчеләргә мөрәҗәгатеннән башлады. «Район игенчеләре чәчүне тиешле агротехник срокларда, уңышлы башкарып чыктылар. Тишелеш тә начар түгел. Хәзер игеннәр тукландырыла. Ләкин корылык бүген безнең алга зур сынаулар куя. Барыбыз да яңгыр көтәбез, уңыш булсын дип телибез», - диде Васил Гарипович. Көннәр буе кызу кояш астында басуларда тир түккән игенчеләргә, иртә таңнан ферма юлында булган терлекчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
Сабан туе шулай ук дусларның, туганнарның, гомумән, бар халыкның очраша, таныша, дуслаша торган урыны. Район башлыгы барлык кунакларны хакимият, район Башкарма комитеты исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде, имин көннәр теләде. Аннары ул 2014 елның Тукай районы Сабан туен ачык дип белдерде.
Бәйрәмнең тагын бер матур бизәге - Сабан туе әләмен күтәрү. Ул мәртәбәле эш быел узган елгы кыр батыры - «Чаллы яшелчәсе» агрофирмасы механизаторы Илфир Хөрмәтуллинга тапшырылды. Ул Татарстан гимны астында Сабан туе әләмен күтәрде. Аны бар мәйдан аягүрә басып сәламләде.
Тукайлыларны һәм килгән кунакларны шулай ук Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте исеменнән җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев котлады, чаллылыларның тәбрикләү сүзләрен һәм олы рәхмәтләрен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә шәһәр мэры Васил Шәйхразиев җиткерде. Сабан бәйрәме белән тукайлыларны котларга районның эре инвесторы Илшат Фәрдиев та килгән иде.
Аннары 2014 елның язгы кыр эшләре һәм 2013 елның терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләре буенча иң яхшы механизаторлар һәм савымчылар бүләкләнде. Механизаторлардан акчалата бүләкләүгә Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Юрий Колузаев (I урын), «Кама» агрофирмасыннан Рамил Закиров (II урын), «Гигант» җәмгыятеннән Флорис Миңнегалиев (III урын), сыер савучылардан Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Фәйрүзә Галиева (I урын), «Биклән» җитештерү кооперативыннан Зөлфия Ачилова (II урын), «Чаллы яшелчәсе» агрофирмасыннан Әлфия Якупова һәм Рәкыя Йосыпова (III урын) лаек булды. Беренче урынны алган кыр батыры Юрий Колузаевка исә бүләккә тәкә дә бирелде.
Дәрәҗәле кунаклар Сабан туе мәйданына үтеп, хезмәт алдынгыларының һәрберсенең кулларын кысып олы рәхмәт әйттеләр.

Сәхнәләштерелгән күренешләрдә 5 яшьлек балалар да, 80 яшьлек әби-бабайлар да катнашты

Хезмәт алдынгыларын алкышлар белән мәйданнан озатканнан соң, бәйрәм кунаклары хозурына район үзешчәннәренең театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителде. Әлеге күренештә дә иген үстерүчегә дан җырланды. Башта атка сука тагып җир «сөрелде», «чәчелде», «башаклар» җирдән күтәрелде, аннары кул ураклары белән «ашлыкны җыеп алдылар». Ул арада сәхнәдән районыбыз шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәеваның Сабан туе өчен махсус язган «Тукай исеме - бөек исем» дип аталган гимны башланды. Төп башкаручы - Рәфыйк Сабиров.
Сәхнәләштерелгән күренешләр дәвам итте. Авыллардагы фольклор коллективлары үз иҗатларын тәкъдим итте, балалар төрле түгәрәкләрдә Сабан туе уеннарын күрсәттеләр. Әлеге күренешләрдә барлыгы 500гә якын үзешчән катнашты. Әйтергә кирәк, барысы бергә җыелып репетиция ясау бәхете бер генә мәртәбә эләгүгә карамастан, сынатмадылар район җырчылары һәм биючеләре.
Сабан туе гүзәлләренә программада аерым урын бирелде. Шулай ук районда яшьләр хәрәкәтенең актив эшли башлавын да күрсәтергә онытмадылар.

«Бердәм Россия» дә үз өлешен кертте

Мәдәният елы кысаларында «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлеге секретаре Васил Хаҗиев партия исеменнән Кече Шилнә авыл җирлегенең Ильбухтино клубына спорт инвентаре алуга сертификат тапшырды.
Шулай ук партиянең җирле бүлекчәсенең һәр елны Сабан туе кунаклары өчен кайнар коймак пешереп чәй өстәле әзерләвенә дә күнегеп барабыз бугай инде. Быел да аларның палаткасы яныннан берәү дә сыйланмыйча үтмәде. Иң беренче бердәмроссиялеләр районның хезмәт ветераннарын чакырып хөрмәтләделәр.

«Якты юл» газетасы машина йөртүче хатын-кызларны бүләкләде

Район газетасының автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында үткәргән бәйгесенә Сабан туе сәхнәсендә йомгак ясалуы да бәйрәмгә үзенчәлекле матур төсмер бирде. Конкурста җиңү яулаган сигез автоледига газетаның баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева «Рив Гош» кибетеннән бизәнү әйберләренә сертификат тапшырды, район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев гүзәл затларга чәчәкләр бүләк итте һәм юлларда исән-имин йөрүләрен теләде.

Сабан туеның баш батыры - Ришат Шәрипов

Милли бәйрәмебезнең матур бер бизәге - көрәш ветераннарын мәйданга чыгарып хөрмәтләү, бүләкләр бирү. Бу традиция быел да дәвам итте. Аңа өстәп, яшь көрәшчеләр дә мәйданга чакырылды. Исемнәре аталып, бүләкләр тапшырылды. Район данын республика күләмендәге ярышларда яклаган яшь батырларга район пассажирлар йөртү ассоциациясе бүләк итеп футболкалар әзерләгән иде.
Көрәш мәйданы һәр елдагыча бу юлы да гөр килеп торды. Егетләрнең башкаларда эше юк - һәрберсе үзен мәйданга чыгарга әзерли. Милли көрәш өчен җан атучы тамашачыларның күзләре бил алышучы егетләргә төбәлгән. Башта келәмгә мәктәп укучылары чыкты, аларны яшьләр алыштырды. Мәләкәстән Вадим Васильевка, Бикләннән Илназ Рамазановка, Мерәстән Рифат Сәгыйдуллинга, Мәләкәстән Станислав Адамовка, Бикләннән Радик Дусмановка, Торнаташтан Инсаф Әхмәтовка үз үлчәү категорияләре буенча хөкемдарлар беренче урыннарны бирделәр. Радик Дусманов исә яшьләр арасында абсолют батыр булып калды. Ир-атлардан исә үз үлчәүләрендә Теләнче Тамактан Артур Җиһаншин, «Татарстан» совхозы поселогыннан Роберт Шакиров, Яңа Мусабайдан Илдар Хәмитов, Түбән Суыксудан Раиф Нигъмәтуллин һәм Иске Абдулдан Ришат Шәрипов беренчелекне алды. Беренчеләр арасыннан Раиф Нигъмәтуллин белән Ришат Шәрипов Сабан туеның төп батыры исеменә көрәште. Егетләр озак бил алышып тормадылар, Ришат Раифны җирдән күтәреп алды.
Үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган егетләрнең барысы да бәйрәмнең истәлекле бүләкләренә лаек булды, баш батырга тәкә һәм микродулкынлы мич бирелде.

Уен мәйданчыкларында бала-чага шау-шуы бер дә тынмады, ә зурлар исә төрле уеннарда катнашып, күңел ачты

Сабан туе мәйданчыкларында балалар өчен дә тулы бер бәйрәм оештырылган иде. Күз бәйләгән килеш уенчык кисү, бүрәнәгә утырып капчыклар белән дә «сугышу», баганага үрмәләү, батутларда сикерү, битләренә аквагрим ясату дисеңме - һәммәсендә балалар бик теләп катнашты. Аларның бәйгеләрдә откан бүләкләрен кулларына алып чын күңелдән сөенүләре бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Сабан туе мәйданында бу вакытта хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында да кызыклы ярышлар барды. Гер күтәрү буенча I урында Марат Шәйхетдинов (Теләнче Тамак) һәм Алмаз Арсланов (Боерган) калдылар. Ә менә Мусабай-Заводтан ветеран спортчы Равил Шаһиевны аерым бүләкләп, котлау сүзләре җиткерделәр. Турникта тартылу буенча Яр Чаллыдан килгән кунак Фәрит Мөхәммәтшинга тиңнәр булмады. Кул көрәштерергә дә теләүчеләр күп иде. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Алия Шәмсиева (Түбән Суыксу), 18 яшькә кадәрге егетләр арасында Илнур Каюмов («Татарстан» совхозы поселогы), ир-атлар арасында исә I урынны Алмаз Закиров (Боерган) яулады. Йөгерү буенча Мәләкәстән Артур Хөсәеновка һәм Теләнче Тамактан Л. Хәмидуллинага тиңнәр булмады. Моннан тыш, аерым мәйданчыкта командаларга бүленеп, волейбол ярышлары да үтте. Биредә исә беренчелекне Теләнче Тамак командасы спортчылары яулады.
Бу арада мәйданда кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр, аркан да тартыштылар, көянтәгә сулы чиләкләр асып та йөгерделәр, чүлмәк тә ваттылар. Сабан туена җыелган халык катнашучыларны дәррәү алкышлап торды. Гомумән, бу көнне уен-көлке, шау-шу бер дә тынып тормады.

Атлар чаба җилләр уйнатып

Бәйрәмнең бизәге булган ат чабышлары быел да һәммә кешене «аһ!» иттерде. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы ярышта район хуҗалыкларыннан килгән җирле токымлы атларга игътибар зур иде.
Узган елдагыча, ярыш башланганчы район яшьләре тамашачыларга атта йөрү осталыгын күрсәтеп (джигитовка) һәммәсен хәйран калдырды. Әлеге тамашаны халык дәррәү алкышлар, күңелле авазлар белән каршылады. Шунсыз мөмкин дә түгел. Быел егетләрнең акробатик номерлары тагын да шомарган, баеган. Ир заты арасында бу юлы кызлар да бар иде. Җитез юртакларны иярләп, курку белмәс бу гүзәл затлар егетләр белән беррәттән искиткеч матур чыгышлары белән һәр кешенең игътибарын җәлеп итте.
Ниһаятъ, чабыш башлануы турында игълан иттеләр. Районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделмановның кызыл әләмне һавага күтәреп төшерүе булды - урман башында торучы атлар тузан туздырып алга ыргылдылар. Чабыш кырыннан ут яндырып узган тарантаслы атларны да халык кул чабып, сызгырып каршы алды. Алардан соң ялларында җил уйнатып чабучы токымлы, җирле токымлы атларга, юртакларга да игътибар зур булды. Һәркем үз авылыннан, хуҗалыгыннан килгән атлар өчен җан атып, җиңү көтте. Һәм чыннан да, ярыш кызу, киеренке үтте. Ярышның финал өлешенә атларның иң-иңнәре узды. Монда да аларга бер минут тын торыр вакыт булмады. Оста җайдакларның әйдәкләве белән токымлы атлар, юртаклар бар егәрләренә финишка юл сызып чапты. Менә алар, иң җитез иң көчле атлар, хуҗалары белән бергә киң мәйданда котлаулар, бүләкләр кабул итә! Юртаклар арасында I урынны «Ярыш» хуҗалыгының Призер кушаматлы аты (җайдагы Руслан Панферов) яулады. II,III урыннарны «Тәхәвиев» крестьян-фермер хуҗалыгының Мистический пирс һәм район ветеринария берләшмәсенең Победитель атлы юртаклары (җайдаклары Александр Кулаков, Регина Заһитова) алдылар. Токымлы атлар чабышында иң беренче булып финишка «Тәхәвиев» крестьян-фермер хуҗалыгының Салават Нәҗмиев иярләгән Эколог кушаматлы аты килеп җитте. «Биклән» җитештерү хуҗалыгының Виги кушаматлы (җайдагы Екатерина Волоснякова) һәм «Ярыш» хуҗалыгының Вест-Сайт дигән (җайдагы Эльвира Аязгулова) токымлы атлар финиш сызыгын икенче, өченче булып уздылар.
Җирле токымлы хуҗалык атлары арасында да көрәш киеренке иде. Шулай да, «Тукай азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгының Мавадка кушаматлы атын иярләгән Раил Нигъматуллинга тиңнәр булмады. Аның артыннан икенче һәм өченче булып килеп туктаган Эллада да Евгений Рыжов (Сәйдәшев исемендәге хуҗалык) һәм Грозный кушаматлы атны иярләгән Флүс Фәрдиевны да (Мусабай-Завод авыл җирлеге) халык гөр килеп кабул итте. Җиңүчеләрне телевизор, тузан суырткыч һәм башка кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр. Иң соңгы булып финишка килгән чабышкыга да бу көнне бүләк бирделәр. Аны ат хуҗасына «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тапшырды. Район халкын, бәйрәм кунакларын чабыш кырына дәшеп, дәртле, гаҗәеп джигитовка тамашасын күрсәткән егет-кызларга да партия бүләкчәсе үзенең күчтәнәчләрен тапшырды. Ярыш кыры бәйрәм көнне күңелле тәэсирләрдән, кичерешләрдән кайнап торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй