Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районда «Йолдызлык-2014» республика фестиваленең сайлап алу туры үтте

18 февральдә Круглое Поле поселогының мәдәният йортында XIV эстрада сәнгате «Йолдызлык-2014» яшьләр фестиваленең район сайлап алу туры узды. Монда ике дистәгә якын җырчы, хореография коллективлары чыгыш ясады. Фестиваль күптөрле номинациядә узды. Алар арасында «Ялгыз җыр», «Вокаль ансамльләр», «Хореография», «Алып баручы», «Иң яхшы көй» композиторлык номинациясе, «Иң яхшы җыр тексты», «Иң...

Круглое Поле поселогының мәдәният йортына шактый гына кеше җыелган иде. Монда чыгыш ясарга көтеп торучы балалар да, җанатар ата-аналар да, педагоглар, җитәкчеләр дә бар иде, һәм барысында да дулкынлану сизелә. Ни әйтсәң дә, сынау сынау инде ул.
«Ялгыз җыр» номинациясендә чыгыш ясаучылар аеруча күп булды. Конкурсантларның төрле жанрдагы җырлар сайлаулары да сөендерде. Тик менә бераз борчыган нәрсә - башкаручылар арасында бөтенесе дә кызлар иде. Егетләребез «Йолдызлык-2014»кә битараф икән дигән фикер калды. «Ялгыз җыр» номинациясендә Анастасия Сидорова (Новотроицкое), Илсинә Кәлимуллина (Мус.Завод), Луиза Кузнецова (Комсомолец), Розалина Закирова (Теләнче Тамак), Диана Боярова, Альбина Туктаева (Круглое Поле), Ләйсән Хисамова (Суровка), Таңсылу Гәрәева (Калмия), Ләйлә Авзалова (Күзкәй), Камилла Вилданова (Калмия), Эльвина Мөхәммәтшина (Бордыбаш), Диана Чернова (Борды), Камилла Мостафина (Иске Җирекле) чыгыш ясады. Балаларның һәрберсенең җырлавы үзенчә матур, үзенчәлекле булды.
«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә Новотроицкоедан «Забава» коллективы белән Калмиянең «Шаян кызлар» ансамбле чыгыш ясады. Аларның костюмнары гына түгел, үзләрен сәхнәдә иркен тотулары да сокландыргыч иде. Ә менә «Алып баручы» номинациясендә Теләнче Тамактан Айсылу Лотфуллина гына чыгыш ясады. Сүз осталары, алып баручылар юк микәнни районда?
«Хореография» номинациясендәге чыгышларда иҗади табышлар байтак иде. Круглое Поледан «Пеликан» бию коллективы модерн стилендә һәм заманча «Пираты» биюләрен тәкъдим итте. Иске Җирекледән «СтЁрки» коллективы «Галиябану» татар халык җырына һәм АКШның бөек музыканты Луи Армстронг җырына заманча бию куйган. Үзләрен сәхнәдә иркен тотулары, бию элементларын төгәл башкарулары, гомумән, барысы да күңелгә ятышлы булды. «СтЁрки» бию коллективының җитәкчесе - Иске Җирекле авылының «Дуслык» мәдәният йорты директоры Гөлназ Зарипова.
Конкурсантларны карап чыкканнан соң сүзне район мәдәният һәм ял үзәге директоры Октябрина Әюпова алды. Ул әлеге бәйгедә катнашкан балаларга, аларның ата-аналарына, җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен белдерде.
- Районыбыз, чыннан да, талантларга бай. Балалар, сез, бүген килеп, эчке дулкынлануыгызны җиңеп, сәхнәдә чыгыш ясагансыз икән, бу - үзе бер батырлык. «Йолдызлык-2014» республикакүләм фестивалендә районыбыз беренче тапкыр катнаша. Жюри югары бәяләгән башкаручылар 10-11 мартта Яр Чаллыда уздырылачак сайлап алу турында катнашачак. Аларга уңышлар телибез. Бүген чыгыш ясап та, районыбыздан сайлап алу турын үтмәүче балалар, бер үк төшенкелеккә бирелмәгез, киресенчә, җитдирәк шөгыльләнегез, - диде Октябрина Федоровна.
Шулай итеп, Яр Чаллыда узачак бәйгегә Илсинә Кәлимуллина, Эльвина Мөхәммәтшина, Камилла Вилданова, Анастасия Сидорова, Ләйсән Хисамова, Луиза Кузнецова, Диана Чернова, Камилла Мостафина, «СтЁрки» бию коллективы һәм «Забава» ансамбле узды. Балаларга уңышлар гына теләп каласы килә. Сез булдырачаксыз!
P.S. Әлеге чарадагы күбрәк фотоларны безнең Vkontakte рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль

2
X