Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район башлыгы Васил Хаҗиев Иске Абдул Сабан туенда легендар көрәшче Раббани Шәриповны тәбрикләде

Сиксәнгә җитеп килүче Раббани Шәрипов - танылган көрәш остасы. Авыл, район, республика Сабан туйлары җиңүчесе, 70нче еллар башында өч тапкыр Россия күләмендә батыр калган көрәшче. Көрәш мәйданына чыгам дип махсус әзерләнми ул, хуҗалык эшендәге авыр капчыклар аңа тренажерларны, спорт залларын алмаштыра. Гомерен авыр хезмәттә үткәргән нык бәдәнле авыл батыры ул....

Иске Абдул Сабан туе шундый матур күренешләр белән үрелеп барды. Бүләкләрлек кешеләре, макталырлык эшләре бар. Шушы җирлектәге Сәйдәшев исемендәге хуҗалык кырларының торышы буенча районда җиңүче дип табылды. Абзарлары тулы мал, келәтләрендә ашлык көшелләре. Ныклы авыл хуҗалыгы берләшмәсе булган җирлектә тормыш кайнап тора. Сабан туена бүләкләрне дә олы йөк машинасына төяп алып килделәр. Тәкәләре генә дә бишәү иде. Бүләкләрне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, авылдашлары, эшмәкәрләр биргән. «Эшмәкәр Радик Шәеховка без бик рәхмәтле. Авылга бик булыша», - ди җирлек башлыгы Резеда Сафина. Ә инде уен-көлке, җыр-биюгә биредәге халык үзе дә бик оста. Бәйрәмне ел саен үз сүз осталары - Сәйдәшев хуҗалыгы бухгалтеры Илсур Сафин һәм мәдәният хезмәткәре Гүзәл Вәлиева җепкә тезгәндәй алып бара. Бу аңлашыла да: үз якташларының уңыш - шатлыклары турында алардан да яхшырак кем белә ала?! Менә алар бәйрәм әләмен күтәрергә гомер буе механизатор булып эшләгән Алмаз Вәлиевны чакыра. Аның артыннан бүләкләр алырга кыр батырлары, хуҗалык алдынгылары чыгып тезелә. ДТ 75 тракторында эшләүчеләр Назыйм Вәлиев - беренче, Шамил Зәйнуллин - икенче, Равил Юнысов өченче урында. Нью Холланд, Маккормик кебек заманча техникада эшләүчеләр арасында Юрий Колузаев әйдәп бара, Венир Фәрвәев - икенче, Мөнир Насыйров өченче урынны яулаган. Алар кыйммәтле көнкүреш техникасы белән бүләкләнде, беренче урынга чыгучыларга моннан тыш тәкәләр тапшырылды. Чәчүдә катнашкан механизаторлар, ындыр табагында эшләүчеләр дә акчалата бүләккә ия булды. Хезмәт кешесен шулай зурлау бәйрәмгә аерым ямь бирде. Елдагыча, Сабан туе мәйданына яшь көрәшчеләр һәм ветераннарны чакырдылар. 17 яшүсмергә кәрәзле телефон, өлкәннәргә йомшак юрган тапшырылды. Яшь көрәшчеләрне тренерлары Әбүзәр Миннуллин әзерли. Аңа да җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. Бу көнне Сабан туе батыры булып Раббани аганың оныгы Руслан Шәнгәрәев калды. Әнә шулай бабайлар үрнәге улларга, оныкларга күчә. Раббани Шәриповның улы Ришат та инде ничә ел район Сабан туенда җиңүне бирми.
Ә инде уен, җыр-бию биредә көне буе тынып тормады. Район башлыгы Васил Хаҗиев чүлмәк ватты, ферма мөдире Рәсимә Барбашева гер күтәрүдә җиңде, катыктан акчаны да хатын-кызларыбыз табып алды. «Асылъяр» коллективы, авыл үзешчәннәре, кунакка кайткан оныклар үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте. Сабан туеннан һәркем күтәренке кәеф алып кайтып китте. Милли бәйрәмдә район башлыгы Васил Хаҗиев бердәм, күркәм эшләгән җирле җитәкчеләр - Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафинага да рәхмәт әйтеп, бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй