Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Онытылмаслык бәйрәм

Күптән түгел район китапханәчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасы уңаеннан китапханәчеләрне районның мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлүсә Фәхруллина котлады.

Котлаулардан соң бәйрәмгә җыелган китапханәчеләр өчен күңелле Сабан туе оештырылды. Китапханәчеләр, 2 командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. «Ух» һәм «Ялкын» командалары кызлары үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, уңган-булганлыкларын күрсәттеләр. Нинди генә уеннар оештырылмады монда: капчык һәм итекләр киеп тә йөгердек, авызларга кашык кабып су да ташыдык, чүлмәк тә ваттык, бер-беребезгә катык та ашаттык, уклау да тартыштык, бию ярышында да катнаштык. Бәйрәмебез бик күңелле үтте, авыл китапханәчеләренең дә күңелләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев