Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөбарәкбад, Нәүрүз!

Узган атнада районның күп авылларында Нәүрүз бәйрәмнәре булып узды. "Нәүрүз" фарсы теленнән алынган. Ул "яңа көн" дигәнне аңлата. Элек әлеге бәйрәм атна-ун көн дәвам иткән. Көн белән төннең язгы тигезлек көне - 21 мартта башлана торган булган һәм аның һәр көне изге көн дип саналган.

Мондый бәйрәмнәр кешегә бик кирәк. Үзенең көндәлек мәшәкатьләренә чумылып, вак-төяк ыгы-зыгыдан арындырып җибәрү, дөньяның камиллеген, Аллаһы Тәгаләнең бирмешен олылау, шөкерана итү өчен кирәк ул. Күр инде тормышның муллыгын - зур казанда, учак өстендә, тирә-якка хуш ис таратып, ботка пешә (аны һәр бәйрәмдә авылыбыз эшмәкәре Руслан Шәйдуллин хәстәрли), газ плитәсендә чаж-чож коймак пешә. Рәхим ит, сыйлан, кайнар чәй өстәле янында рәхәтләнеп аралаш, бөтен авылга яңгырап торган җырларыбызны тыңла. Әнә, гармун моңы белән авылны ямьгә күмеп, Гыйльметдин Шәйхетдиновның бизәлгән атында Иске Байлар авылы гармунчысы Фәрит Кәбиров килеп җитте.

Бакча балаларын гына күр! Тәрбияче апалары белән җитәкләшеп килеп, күңелне сөендерделәр алар: биеделәр, уйнадылар. Укытучы апалары белән башлангыч сыйныф укучылары уенга кушылды. Я Раббым, бирмешеңә рәхмәт, бүгенге муллыгыбыз өчен рәхмәт. Без, сугыш еллары балалары, нәкъ шушы чагыбызда чабатага да туймадык бит...

Ә бәйрәм, музыка гөр килеп дәвам итә. Нәүрүз туташ (Ләйсән Вәлиева) килеп чыккач, тын калып, аны тыңладык, язның гүзәллегенә ихлас сокландык. Кыш бабай бик нык булып чыкты, быел китәргә һич ашыкмый. Кыш бабай (Гали Мингалимов) чыннан да заманча карт булып чыкты. Ярышларда дисәң дә бирешергә теләми, бии башлагач та Нәүрүздән ким түгел, чүгә-чүгә сиптерә генә. Ләкин яшьлек үзенекен итә, Нәүрүз җиңде бит Кыш бабайны. Халык аны кызганып түгел, яратып алкышлады. "Кабат кайтуыңны көтәбез", - диделәр.

Реклама

- Игеннәребез каерылып уңсын, җәйләр имин булсын, авылыбызның урман-болыннарының чисталыгын саклыйк, табигать-анабызга рәхимле булыйк. Биредә безнең бабакайлар, әтиләр яшәгән, алар рухына хәерхаһлы булып, гореф-йолаларыбызны югалтмыйча, саклап яшик газиз авылыбызны, - дип мөрәҗәгать итте Нәүрүз бәйрәмдәгеләргә.

Ә бәйрәм озак дәвам итте. "Әллүки"леләр, гадәттәгечә, төрле биюләр оештырдылар, яше-карты бергә күңел ачтык. Нәүрүз мөбарәк булсын, язлар-җәйләр хәере белән килсен. Бәйрәмне оештырган мәдәният йорты директоры Илгизә һәм алып баручы - китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнуроваларга ихлас рәхмәтләребезне әйтеп таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нђњрњз бђйрђме

2
X