Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Мәдәният елы дип сөйләү генә түгел, булдыра алганча клубларны төзекләндерүгә алыныйк!» –

диде, район башлыгы Васил Хаҗиев чәршәмбе көнне район хакимиятендә үткән утырышта. Районнан беркетелгән җаваплыларга бер атна эчендә җирлекләргә барып, мәдәният учакларының торышын бәяләү, башкарырга мөмкин эшләрне фаразларга кушылды. Авыл җирлеге башлыклары да бу җәһәттән җитди уйланырга, ә иң мөһиме, клубларны төзекләндерү юнәлешендә чаралар күрергә тиеш. Биредә, әлбәттә, сүз биналарга капиталь...

диде, район башлыгы Васил Хаҗиев чәршәмбе көнне район хакимиятендә үткән утырышта.
Районнан беркетелгән җаваплыларга бер атна эчендә җирлекләргә барып, мәдәният учакларының торышын бәяләү, башкарырга мөмкин эшләрне фаразларга кушылды. Авыл җирлеге башлыклары да бу җәһәттән җитди уйланырга, ә иң мөһиме, клубларны төзекләндерү юнәлешендә чаралар күрергә тиеш. Биредә, әлбәттә, сүз биналарга капиталь ремонт ясау турында бармый, кем ничек һәм никадәрле булдыра ала. Акча юк дип зарланып утырудан файда юк. Быел республика күләмендә эшләүче программа кысаларында Боерганда, киләсе елга Комсомолецта клуб төзелергә тиеш. Әмма бу күләм күлдәге бер тамчы кебек кенә. Авыл җыеннары вакытында да клубларны төзекләндерү мәсьәләсе шактый күтәрелде. Бу очрашуларга хакимияттән баручылар да андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайтты. Шуның нәтиҗәсе буларак, район хакимияте Калмаш, Яңа Бүләк мәдәният йортларының җылыту системаларын төзекләндерергә алына. «Борды, Кече Шилнә клублары бик суык», - дип билгеләп үтте Васил Гариф улы. Бикләндә дә җылыту системасын көйлисе, сәхнәнең бизәлешен яңартасы бар. Кнәз мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк. Сәмәкәй мәдәният йорты сафтан чыккан, җимерелгән хәлдә, аны мәктәпнең бер өлешенә күчерү карала. Әлеге уңайдан республикага юлланган хатка җавап көтәләр. Кыскасы, күп клубларга төзекләндерү кирәк. Әлеге җәһәттән уңай үрнәк тә бар - Түбән Суыксу җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов быел җирлек бюджеты исәбенә авыл клубын ремонтларга җыена. Киңәшмәдә Шилнәбаш, Комсомолец җирлекләре башлыклары Ольга Гончарова, Ольга Сурова да башлангычны хуплауларын белдерде. Узган ел шул рәвешле районда балалар бакчаларының тәрәзәләрен алмаштыру буенча эш башланган иде. Аның буенча бик күп эш эшләнде. Ул өч елга дип исәпләнсә дә, инде быел ук барлык бакчаларда тәрәзәләр алмашынып бетү алдында. Мәдәният учаклары белән бәйле бу башлангыч та уңар, һәр клубта химаячеләр, мөмкинлеге булганнарында җирле бюджет исәбенә төзекләндерү, яңарту буенча бер булса да эш башкарылыр дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният