Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Курчак театры күрсәттеләр

Теләнче-Тамак авылының картлар һәм инвалидлар йортында төрле чаралар еш оештырыла. Тирә-як авыллардан төрле коллективлар килеп, әби-бабайларга концерт номерлары күрсәтеп китәләр, алар арасында бакча балаларыннан алып, олы яшьтәгеләргә кадәр бар. Без дә, Теләнче-Тамак авылының «Акчәчәк» балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары белән анда тәрбияләнүче апа-әбиләрне котлап, матур гына бәйрәм концерты куеп,...

Теләнче-Тамак авылының картлар һәм инвалидлар йортында төрле чаралар еш оештырыла. Тирә-як авыллардан төрле коллективлар килеп, әби-бабайларга концерт номерлары күрсәтеп китәләр, алар арасында бакча балаларыннан алып, олы яшьтәгеләргә кадәр бар.

Без дә, Теләнче-Тамак авылының «Акчәчәк» балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары белән анда тәрбияләнүче апа-әбиләрне котлап, матур гына бәйрәм концерты куеп, кайттык.

Кунак ашы - кара-каршы дигәннәрдер, озак та үтмәде, әби-бабайларыбыз үзләре балалар бакчасына килеп, «Теремок» әкияте буенча курчак театры күрсәтеп, барчабызны шаккаттырып киттеләр. Барлык атрибутларны, декорацияне пәрдәне, курчаклар, йортны - үз куллары белән ясаганнар.

Реклама

Шөгыльлләре турында бик мавыгып, тәэсирләнеп сөйлләделәр. Планнары - башка әкиятләрне дә күрсәтү. «Әле беренче тапкыр бит, бераз каушадык», - диләр. Әби-бабайлар оештыручылары психолог Гөлмира Гатауллинага бик рәхмәтле.

Битарафланып, кәефсезләнеп ятмыйча, үзләренә шөгыль табып, рухи азык алып, яшьләргә үрнәк күрсәтүче әби-бабайларга уңышлар теләп, тагын чакырып калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният курчак театры

2
X