Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Курайда уйнау буенча мастер-класс үткәрелде

Узган атнада Мусабай-Завод авылында вокал һәм халык музыка кораллары (курай) классы буенча балалар сәнгате мәктәбе укытучысы Рафик Дәминов «Курайчылар ансамбле һәм аның мөмкинлекләре» дип аталган мастер-класс үткәрде. Әлеге чара укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу кысаларында узды. Аның максаты - музыкаль белем бирү өлкәсендә иҗади элемтә булдыру, тәҗрибә уртаклашу, яшь музыкантларның һәм...

Узган атнада Мусабай-Завод авылында вокал һәм халык музыка кораллары (курай) классы буенча балалар сәнгате мәктәбе укытучысы Рафик Дәминов «Курайчылар ансамбле һәм аның мөмкинлекләре» дип аталган мастер-класс үткәрде. Әлеге чара укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу кысаларында узды. Аның максаты - музыкаль белем бирү өлкәсендә иҗади элемтә булдыру, тәҗрибә уртаклашу, яшь музыкантларның һәм укытучыларның уен коралларында уйнау сәләтен камилләштерүгә омтылу.
Мастер-класста балалар сәнгате мәктәбе укытучылары катнашты. Алар, курайның килеп чыгу тарихы турында кызыклы мәгълүматлар белү белән беррәттән, яшь курайчыларның уйнау сәләте белән дә танышты. Ә мастер-классны алып баручы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, югары категорияле укытучы Рафик Дәминов үзе дә курайда уйнап күрсәтте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X