Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кече авылга зур шатлык алып килделәр

Күптән түгел безнең Иректаң авылында олысы-кечесенең күңеленә хуш килгән искиткеч матур кичә булды. Әниләргә багышланган бәйрәмгә яраткан җырчыбыз, республика бәйгеләре лауреаты Илсөяр Зарипова һәм үзешчән композитор, автор-башкаручы Рубис абый Зариповның килүе ямь өстенә ямь булды.

Авылыбызның клубы кечкенә булса да, ул көнне җырга-моңга сусаган күпме җаннарны сыендырды ул. Рәхмәт хисләреннән күңелләре мөлдерәмә тулган әниләр бәйрәмнең иң түрендә булдылар, иң матур җырлар да алар өчен яңгырады. Концерт программасының күбрәк татар халык җырларыннан, лирик композицияләрдән төзелгән булуы өлкәнрәк яшьтәге авылдашларыбыз, күпне күргән апалар, әбиләр өчен көтелмәгән шатлык-куаныч булды. "һаман истә", "Җидегән чишмә", "Алма-Атаның алмасы", "Озату", "Олы юлның тузаны", "Бәгырем диярмен" һ.б. җырлар безне яшь чакларга кайтарды, тальян гармунлы кичке уеннарны искә төшерде. Рубис абыйның тальянына кушылып, онытылып барган милли моңнарны искә төшереп җырлап утырды зал. Илсөяр Зарипованың һәр чыгышын көчле алкышларга күмде иректаңлылар. Җырчының гаҗәеп бай аһәңле, моңлы тавышы күңелләрне айкады. Авыл табигатенең кабатланмас гүзәллеге, татлы да, сагышлы да тәүге саф мәхәббәт, әремнәрнең хуш исе турында җырлаганда, күзләр яшькә чыланды, хис-кичерешләргә уралдык. Халык бик озак таралырга ашыкмады. Бу илаһи мохиттан аерыласы килмәде. Шундый матур очрашу бүләк иткән кунакларны кат-кат рәхмәт әйтеп, кабат килүләрен сорап озатты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бђйрђм

2
X