Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Каравон”да катнаштык

Шилнәбаш авылының "Нивушка" фольклор коллективы Лаеш районына "Каравон" бәйрәменә барды. Инде егерменче тапкыр үткәрелә торган әлеге чарага күрше республикалардан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән дә кунаклар килгән иде.

Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны тәбрикләргә ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде. Ул ТР Президенты исеменнән дә котлау сүзләре җиткерде.

Бу чарада безнең коллектив беренче мәртәбә катнашты. "Нивушка"лылар Вероника Ступникова, Мария Маратаева, Роза Куйшибаева, Нурзилә Бариева, Вероника Садыйкова, Дарья Ступникова, Гөлнара Садыйкова фестивальдә лаеклы чыгыш ясадылар.
Бәйрәм бик яхшы оештырылган иде. Бер мәйданчыкта халык җырлары яңгырап торды, биюләр башкарылды, икенчесендә остакулларның эшләнмәләреннән сәүдә кызды. Яңгырлы көн булуга да карамастан, берәү дә төшенкелеккә бирелеп утырмады: кемдер коллективларның чыгышын караса, кемнәрдер сәүдә рәтләрендә йөрде. Фестиваль безгә бик ошады, күпме кешеләр белән аралаштык, "Каравон"нан үзебезгә бик зур рухи азык алып кайттык, дип хәбәр итте Шилнәбаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Г. Садыкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор коллективы