Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иң шәп әбиләр

8 март көнне Круглое Поле мәдәният йортында искитмәле бәйрәм булды. Өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз яшьләргә биргесез дәрт-дәрман белән супер-әбиләр бәйгесендә катнашты.

Берсеннән-берсе уңган, талантлы һәм зирәк булып чыкты әбекәйләр. Җеп тә эрләделәр, алъяпкыч өлгесе дә кистеләр, җырлап-биеп тә күрсәттеләр, залны аһ иттереп, яшьлекләрендә модада булган киемнәрдән сәхнә түреннән дә уздылар. Зал җанатарларның хуплау тавышларыннан гөрләп торды. Иң лаеклы, иң оста әбине сайлап алу жюри әгъзаларына да шактый кыен булды. Нәтиҗәдә, һәр әби үз номинациясендә җиңү яулады. Иң уңган "Хуҗабикә әби" исеменә Р. Игътисамова лаек булды һәм тамашачыларны "өй эше" - телеңне йотарлык белен белән сыйлады. "Кул эшләре остасы" дип танылган О. Пекина чиккән сөлгеләре, ашъяулыклары, салфеткалары, бәйләгән киемнәре белән шаккаттырды. Матур тавышы белән бөтен залны авызына гына каратып торган Т. Картавченкога "Җырчы әби" номинациясендә тиңнәр булмады. Ә менә З. Халитова барлык номинацияләрдә дә бердәй осталык һәм зирәклек күрсәтеп, "Галиҗанәп әби" номинациясендә җиңү яулады. Бәйгедә катнашучыларны әбиләр дияргә тел дә бармый: берсеннән-берсе кыю, җитез һәм осталар, телләре телгә йокмый! Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда Круглое Поле җирлеге башлыгы Э. Низамиева да авылдашларына шундый матур бәйрәм бүләк иткән апаларга ихлас соклануын белдерде. Бу үзенчәлекле чараны үткәрүгә иҗади якын килгән оештыручылар Р. Ананьевага, И. Эйсмонт, Г. Габдрахмановага, М. Игътисамовага да тамашачы кайнар алкышлар белән рәхмәтен җиткерде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бђйге

2
X