Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһам Шакиров белән очрашуым – мәңгегә истә калачак

15 февральдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены иясе, мәшһүр җырчыбыз һәм якташыбыз Илһам ага Шакировка 79 яшь тула. Мин үзем аның башкаруындагы «Кайткан чакта Сарман буйларына», «Әдрән диңгез», «Китмә, сандугач», «Ак калфак» һәм башка шундый үзәккә үтеп керерлек моңлы җырларын...

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935нче елның 15 февралендә элеккеге Сарман, ә бүгенге көндә Тукай районы Яңа Бүләк авылында дөньяга килә. Кыска гына аның турында танылган җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын оста башкаручы дип әйтеп була.
Мәшһүр якташыбызның тормыш юлы белән таныштырып китәсем килә. Илһам Шакиров 1954 нче елда Казан музыка көллиятенә укырга керә. Монда 1 ел гына укый да, аны дәүләт консерваториясенең вокал факультетына Е. Амбросимова һәм З. Бәйрәшева классына алалар. 1960 елда җыр белгечлеге буенча Илһам ага Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Шул ук елдан башлап, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист-вокалист булып эшли дә башлый.
Легендар якташыбыз репертуарында татар халык җырлары, классик әсәрләр (арияләр, романслар) һәм заманча татар эстрадасы җырлары белән беррәттән казах, үзбәк, әзербайҗан, каракалпак, башкорт милли музыка әсәрләре дә бар. Гомумән, чын мәгънәсендә ул - легенда, мәшһүр татар җырчысы, татар халкы горурлыгы.
Узган елның сентябрь аенда Яңа Бүләк авылында чишмә төзекләндерелеп, аңа якташыбызның исеме бирелде. Әлеге чишмә ачу тантанасына мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар арасында Илһам ага Шакиров үзе дә бар иде. Аны туган авылында урнашкан музей-йортына кереп барганда очраттым. Авылдашлары култыклап алганнар, ә ул исә бернигә дә карамыйча, җырлап, яраткан көйләрен көйләп бара иде.
Музей-йортына килеп керү белән андагы матурлыкка, тәртипкә игътибар итәсең. Бөтен җирдә Илһам аганың фотолары, кызыклы экспонатлар, ул кигән әйберләр, тагын әллә нәрсәләр бар. Иҗат йортында урнашкан бер кызыклы китап турында да әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Бу - уй-фикерләреңне, теләкләреңне язып калдыра торган дәфтәр. Анда районыбыз башлыгы Васил Хаҗиевның да язмасы бар: «Хөрмәтле, Илһам ага! Без Сезнең белән чиксез горурланабыз!». Музей буйлап әкрен генә «сәяхәт» иткәндә, Илһам абый да шул язуны карады, дәфтәрне игътибар белән, ипләп кенә актарып чыкты. Соңыннан исә әкрен генә урындыкка утырды да яраткан авылдашларына, райондашларына теләкләрен язып калдырды.
- Хөрмәтле туганнар! Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык һәм эшләрегездә бары тик зур уңышлар гына теләп калам. Авылдашыгыз Илһам Шакиров, - диелгән иде анда.
Шуннан соң исә моңланып яраткан җырларын сузып җибәрде. Ничек шулай бер кешедә бетмәс-төкәнмәс моң туплана алган?! Мин исә исем китеп, аңа озак кына карап тордым, фотоаппарытыма төшердем, әйткән һәрбер сүзен истә калдырырга тырыштым. Туган көне уңаеннан, танылган якташыбызга исәнлек-саулык кына теләп каласы килә.
P.S. Мин исә әлеге дәфтәрдә тагын нинди кызыклы язмалар калдырылганын белү максатыннан, Яңа Бүләк авылының «Нур» халык театры режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова белән элемтәгә кердем.
- Илһам Шакировның иҗат йортына килгән һәрбер кеше дәфтәргә музейда алган уй-кичерешләрен, Илһам агага теләкләрен язып калдырырга тырыша. Менә, мисалга, 2013 елның 21 декабрендә мондый язу теркәлгән: «Илһам абый, без сезне бик яратабыз. Сезнең җырларыгыз безгә яшәргә көч бирә». Моны Теләнче Тамактан һәм Сарманнан килгән туй кунаклары язып калдырган булган, - диде ул миңа.
- Илһам Шакировка 79 яшь тула бит. Аллаһы теләсә, икенче елга олуг юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Нинди дә булса, кичә, чара оештырырга планда юкмы? - дип кызыксынам Дилбәр Булатовнадан.
- Әлбәттә, һичшиксез. Әле менә бу көннәрдә «Сәйлән» балалар бакчасында «Асыл якның - асыл улы» дип аталган кичә үткәрербез дип торабыз. Ә икенче елга исә Илһам аганың юбилеен зурлап, мәртәбәле кунаклар чакырып, олылап үткәрергә ниятлибез, - дип фикерләре белән бүлеште минем белән Дилбәр Гыймазетдинова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният Илһам Шакиров 15 февраль – якташыбыз Илһам Шакировның туган көне

2
X