Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Игелек һәм шәфкать бәйгесе

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашындагы район фестивале елдан-ел күбрәк балаларның сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен ача. Бу юлы да район социаль яклау идарәсе оештырган әлеге бәйге төрле авыллардан килгән 50дән артык балага чын иҗат рухы, күңел күтәренкелеге, ә, иң мөһиме, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеген бүләк итте.

"Татарстан" совхозы поселогындагы "Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәге ул көнне балаларның шат авазларыннан, җыр-музыкадан гөрләп торды. Физик мөмкинлекләре чикле, ә менә иҗади мөмкинлекләре бернинди кысалар белән дә чикләнмәгән балалар матур итеп җырладылар, бөтен залны дәртләндереп биеделәр, сәнгатьле итеп шигырь укыдылар. Бәйгедә катнашучыларны район хакимияте баш белгечләре катнашындагы жюри бәяләде.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең җыйнак залы бәйрәмчә киенгән балалар, аларның укытучылары, әти-әниләр белән шыгрым тулы. Тантаналы мизгелләр: жюри рәисе - районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова иҗат фестивален ачык дип игълан итә. Төрле төстәге шарлар белән бизәлгән сәхнә түренә бер-бер артлы бәйгедә катнашучылар күтәрелә. Балаларның сәләт-талантлары 7 төрле номинациядә сынала. Бәйгедә физик мөмкинлекләре чикле балаларның әлеге чикләрне ни дәрәҗәдә җиңә алуы, теманы, образны ачуы, кичерешләрен тамашачыга җиткерә белүе, башкару осталыгы, сәхнәдә үз-үзен тотышы һ.б. исәпкә алынды. Әйтергә кирәк, жюри әгъзалары өчен үтә җаваплы да, дулкынландыргыч та, хис-тойгыга бирелмичә, аек акыл белән хәл итүне таләп иткән мизгелләр шактый булды. Һәр бала бик яхшы итеп әзерләнгән, һәркайсы үзенчәлекле талантка ия. Әйтик, Бәтке урта мәктәбендә укучы 9 яшьлек игезәкләр Надежда һәм Виталий Шестобитовларның (җитәкче А. Мохото) көчле матур тавышы, алар җырлаган дәртле такмаклар бәйрәмгә килгән бер генә кешене дә битараф калдырмады. Нәтиҗәдә, әлеге дуэт "Иң яхшы вокал номер" номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. Шундый талантлы балаларның вакытында барлануы сөендерә. Яңа поселогы урта мәктәбеннән Даниил Ганиев (җитәкчесе А. Ганиева) җилкәләрен сикертә-сикертә "Барбарики"ны җырлаганда бөтен зал көлә-көлә кушылып утырды. Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе яшүсмерләр хоры да солдат җырларына попуррины бик оста итеп, һөнәри дәрәҗәдә башкарды. Шушы уңайдан әлеге мәктәпнең иҗади коллективын елның-елында бәйгегә әзерләүче, озак еллар дәвамында шушы балаларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүче талантлы педагог, тәҗрибәле музыка укытучысы Сәетнур Шәймәрдановка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Аның шәкертләренең башкару осталыгы бер башка өстен. Яшь баянчылар да музыканы, җырның һәр нотасын тоемлый белүләре белән шаккаттырдылар. Соңгы елларда гына оешкан кызлар ансамбле солистларының йомшак тембрлы ягымлы тавышлары да жюри әгъзаларының күңеленә хуш килде. Әлеге мәктәп коллективы "Иң яхшы иҗади коллектив" номинациясендә җиңү яулады. Чаллы шәһәренең "спорт хәрәкәте" инвалидлар оешмасы рәисе Әсхәт Галиев аларга өстәл теннисы өчен 17 мең сумлык сертификат бүләк итте. Биючеләр арасында Иштирәк урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары Айбулат Ясавиев белән Раил Әхмәтвәлиевкә тиңнәр булмады. 8 яшьлек балаларның "Эх, яблочко" биюен дәртле дә, шундый җиңел дә итеп башкаруларына исең китәрлек! Ә инде бер генә мизгелгә дә йөзләреннән китмәгән кояштай елмаюларының балкышы бөтен залны әсир итте дисәм, ялгыш булмас. Бу сөйкемле балаларны көчле алкышлар әле озак кына сәхнәдән җибәрми торды. "Иң сәнгатьле итеп шигырь укучы" исеменә бәйге шактый киеренке булды. Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбеннән Артем Исмәгыйлев, Ильнар Сәлахов, Вероника Крохина, Яңа поселогы урта мәктәбеннән Азат Әлмөхәммәтов, Рамиль Насыйбуллин һәм Мардон Мамажонов аеруча яхшы итеп әзерләнгәннәр. Шигырьләренең тематикасы да дөрес сайланган, эчтәлеге дә тирән мәгънәле. Ләкин шулар арасында җиңүче исемен лаеклы рәвештә Иштирәк урта мәктәбе укучысы Ландыш Муллаханова яулады. "Хәерле иртә" шигырен ул дөрес мәгънәви интонация, көчле аһәң белән, сәнгатьле итеп матур әдәби телдә укыды.

Үзәкнең фойесында зәвык белән тезелгән рәсемнәр, кул эшләнмәләре, күзнең явын алырлык башка иҗат эшләре авторлары арасында да җиңүчеләр билгеләнде. "Иң яхшы кул эшләнмәсе" номинациясендә Теләнче Тамак урта мәктәбе укучысы Миләүшә Шаһиеваның каурыйлардан ясалган "Күбәләк" композициясе иң зәвыклы дип табылды. "Иң яхшы рәсем" номинациясендә Мәләкәс урта мәктәбе укучысы Альбина Прокопьева җиңүче исеменә лаек булды. Зирәклек, логик эзлеклелек һәм анализлый белү осталыгы таләп иткән шахмат уенында беренче һәм икенче призлы урыннарга Мус. завод урта мәктәбе укучылары Артур Тягин һәм Абдулла Ахунов иреште. Фестивальнең соңгы тантаналы аккорды булып барлык балалар катнашында "Һәрвакыт булсын кояш" җыры яңгырады. Төрле бәйгеләрдә катнашкан һәр балага да истәлекле бүләк бирелде. Икенче елга тагын очрашырга дип сүз куешып таралышты балалар. Районыбызда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балаларны ел саен шулай бергә очраштырып, чын бәйрәм шатлыгы бүләк итүче бу фестивальнең матур традициягә әйләнүе оештыручыларның да, шушы балаларның әти-әниләре, укытучыларының да уртак уңышы, уртак куанычы бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балачак илендә