Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ел башыннан районыбызда 200дән артык гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган

26 ноябрь, сишәмбе көнне, Круглое Поле поселогының мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт узды. Аны «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үткәрде. Бу көнне бәйрәмгә әти-әниләр, аларның балалары, шулай ук опекунлыкка алган сабыйлар һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләр килгән иде.

Бәйрәм кичәсендә 7 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылуы да үзенә күрә бер шатлыклы вакыйга булды, алар арасында Моратовлар, Бойковлар, Елисенковлар, Евстафеевлар, Маловлар, Ушениннар һәм Скоробогатовлар гаиләләре.
- Концертны икенче һәм аннан соңгы балалар туган әлеге гаиләләрне бүләкләү тантанасыннан башлап җибәрергә булдык. Быел ана капиталы сертификаты районда 200дән артык гаиләгә тапшырылды, - дип хәбәр итте миңа район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.
Круглое Поленың мәдәният йортында оештырылган бәйрәм концертын «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре алып барды. Алар чарага килгән бөтен баланы залдан чакыртып алып, сәхнәгә җыйды. Сабыйларны үзара 3 командага бүлеп, алар арасында төрледән-төрле кызыклы конкурслар үткәрделәр. Сабыйлар кабартылган шарларны себерке ярдәмендә куып йөрделәр, залдан әниләрне чакырып алып, аларны төрле киемнәр кидертеп «бизәделәр, ясадылар», пантомима рәвешендә әниләренә әзерләнгән бүләк турында куллар ярдәмендә «сөйләп күрсәттеләр», үзләрен тизлектә һәм җитезлектә сынап карадылар, гомумән, кызыклы конкурслар бихисап булды. Соңыннан исә берничә әнине сәхнәгә чакырып чыгардылар. Аналар күзләре бәйләнгән килеш балаларын табарга тиеш иделәр.
Сабыйлар арасында уздырылучы мавыктыргыч конкурслар балаларның әниләренә багышлап әйтелгән шигырьләре, йөрәкләргә үтеп керерлек җырлары белән, шулай ук Круглое Поле поселогының «Полюшко» вокал ансамбле чыгышлары белән салмак кына үрелеп барды.
- Безнең тормышыбыз өч асыл сыйфаттан тора дип әйтеп була, ул - ышаныч, өмет һәм мәхәббәт. Алар булганда гаиләләрдә иминлек булачак. Барчагызга да сәламәтлек-саулык, гаилә бәхете, балалар игелеге теләп калабыз, - дип белдерде район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Фәридә Кәлимуллина.
Бу көнне бәйрәмгә килгән бер генә сабый да бүләксез калмады. Нәниләр уеннарда да катнашты, әниләрен дә сөендерде, рәхәтләнеп ял да итте. Уйлавымча, мондый чараларны бәйрәм көне уңаеннан гына түгел, ә даими үткәреп барырга кирәк. Балалар - безнең киләчәк бит, шуны онытырга ярамый. Ә аларның шат елмаюларын күрү - үзенә бер бәхет һәм җан тынычлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә мәдәният ана капиталы