Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чечен артистлары килде

Кнәз мәдәният сараенда Чечен Республикасының яшьләр бию ансамбле концерты булды. Бу чараның бездә оештырылуы юкка гына түгел, чөнки "Татарстан" совхозы поселогында күпмилләтле халык яши.

Кунакларны зурлап, чәкчәкләр пешереп каршы алдык. Үз чиратында алар да тамашачыларга югары профессионал дәрәҗәдәге концерт тәкъдим иттеләр. Залга җыелган халыкның барысына да чечен артистларының чыгышы бик ошады. Чечен балаларының шулкадәр оста итеп биюләре һәм җырлаулары бар кешенең күңеленә хуш килде. Зал артистларга хәтта басып кул чапты. Концертның сәнгать җитәкчесе Саид Айдамировка район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова рәхмәт хаты тапшырды.

Реклама

"Татарстан" совхозы поселогында яшәүчеләр исеменнән әлеге концертны оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Теләгебез шул: мондый чара беренчесе һәм соңгысы булып калмасын иде, гомумән, мәдәният йортыбыз милләтләр дуслыгы мәдәнияте үзәге булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният мђдђният йорты Чечен Республикасы

2
X