Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Булачак солдатларны зурладык

Круглое Поле мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган бик матур очрашу булды.

«Мине солдатка алыгыз" дигән әлеге программада авыл җирлеге башлыгы Э. Низамиева, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга әзерләү бүлеге башлыгы урынбасары С. Ряднинский, ветераннар рәисе С. Гобәйдуллин, Архистратий храмы башлыгы Виктор атакай, хезмәт итеп кайткан авылдаш егетләр, мәктәп укучылары һәм булачак солдатларның әти-әниләре катнашты. Армия хезмәте турында күпсанлы сорауларга күптән түгел хәрби бурычын намус белән үтәп кайткан М. Саяпин җавап бирде. Ә әниләр исеменнән Р. Вәлиева чыгыш ясады. Балаңның солдаттан кайтуын көтүнең сагышлы да, борчулы да икәнен, ләкин ыспай хәрби киемнән авыл урамнарын ямьләп кайткан ир-егетнең синең газиз улың икәнен тоюдан да көчлерәк кичереш, горурлык юк икәнен дулкынланып сөйләде. Солдатка китәсе улына изге теләкләренә кушып үгет-нәсыйхәтен дә җиткергән Р. Нәбиуллинаны тыңлаганда, авылдашларының күзләренә яшь килде. Булачак солдатларга көчле алкышлар астында авыл җирлеге башлыгы истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәктәп укучылары һәм "Полюшко" группасы катнашындагы концерт программасы ямь өстенә ямь булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу

2
X