Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Боерган китапханәсе 65 еллыгын бәйрәм итте

Татарстанда быел тарихи-мәдәни мирасны саклау елы. Әлеге тема - район китапханәләрендә үткәрелә торган һәр чараның үзәгендә. Шушы көннәрдә Боерган китапханәсенең 65 еллыгына багышланган районкүләм семинар булды. Очрашуга районның барлык китапханәчеләре, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, китап сөючеләр чакырылган иде. Боерган китапханәсенең кызыклы тарихы, үзе эшләгән 30 елда булган...

Татарстанда быел тарихи-мәдәни мирасны саклау елы. Әлеге тема - район китапханәләрендә үткәрелә торган һәр чараның үзәгендә. Шушы көннәрдә Боерган китапханәсенең 65 еллыгына багышланган районкүләм семинар булды. Очрашуга районның барлык китапханәчеләре, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, китап сөючеләр чакырылган иде. Боерган китапханәсенең кызыклы тарихы, үзе эшләгән 30 елда булган яңарыш-алгарышлар, матур әдәбиятка, могҗизалы, маҗаралы китап дөньясына мәхәббәт уятуда үзенчәлекле эш алымнары турында китапханә мөдире Флүзә Сәлимова бик матур һәм бай мәгълүматлы чыгыш ясады. Бигрәк тә бу китап йортында тупланган мини-архив, белгеч үзе төзегән юл күрсәткеч (путеводитель) һәм А дан Я га кадәрге белешмә китапханәчеләрдә зур кызыксыну уятты. Тәҗрибә алышканнан соң "Иң күп китап укучы" бәйгесенә йомгак ясалды. Китап сөюче өлкәннәр арасында җиңүне авылның хөрмәтле кешесе, ветеран-укытучы Гөлфия Әһлиева яулады. Өлкән сыйныфлар арасында - А. Гыйльметдинова, кечкенәләрдән башлангыч сыйныф укучылары (җитәкче Әлфинә Сәлимова) беренче урынга чыкты. Җиңүчеләрне котлап бүләкләр тапшыру мизгеле дә искиткеч җылы һәм истә калырлык итеп оештырылган иде. Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлүсә Фахруллинаның ихлас тәбрикләү сүзләренә җавап йөзеннән мәктәп укучылары китап, мәгърифәт турында бик матур шигырьләр укыдылар. Китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, җылы теләкләрен җиткергән Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов, "Яран гөл" клубы җитәкчесе Гөлфия Әһлиева, шагыйрә Зөләйха Закирова, "Кызыл калфак" балалар бакчасы мөдире Гөлфия Шамилова, районның китапханәче-ветераннары Арина Ахиярова, Гөлбостан Кәшбеловаларның чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Әмма иң гаҗәпләндергән һәм хозурландырган яңалык, әлбәттә, китап сөючеләр ярдәме белән үстерелгән аллы-гөлле чәчәкләр бакчасы булды. Һәр чәчәккә атамасы һәм утырткан кешесенең исеме язылган табличка беркетелгән. Бәйрәмгә килгән кунаклар көтелмәгән бәйрәм күчтәнәче турында әле озак кына хис-тойгыларын бүлештеләр, ихлас соклануларын җиткерделәр. Китапханә юбилеена килгән кунакларны боерганлылар бәйрәм өстәле артында телеңне йотарлык белен һәм хуш исле юкә балы белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният китапханђ