Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең нәни йолдызлар – «Туым җондызы»ның республика этабы җиңүчеләре

Борды авылының «Тәңкәләр» һәм Мәләкәснең «Питрау» фольклор ансамбленең кече төркеме һәм Бордыдан җырчы кыз Диана Чернова «Туым җондызы» фестиваль-конкурсының республика этабында катнаштылар.

Фестивальдә «Питрау» ансамбле халык җырын башкаручылар арасында иң остасы дип бәяләнде, коллективка беренче урын бирелде. «Тәңкәләр» ансамбле солисткасы Диана Чернова аерым җыр белән чыгыш ясап шулай ук беренче урынны алды һәм махсус бүләккә - Диана Мишкина премиясенә лаек булды.
2013 елның керәшен чибәре, Борды кызы Елена Чулакова да фестивальгә кунак итеп чакырылган иде. Ул җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Фестивальдә конкурсның 10 гыйнвар көнне Круглое Поле поселогындагы мәдәният йортында үткән сайлап алу турыннан видеофильм да күрсәтелде.
Фестивальнең оештыру комитеты рәисе Людмила Белоусова район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббаровага һәм Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы, районның керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Михаил Мифодеевка халык культурасына битараф булмаганнары һәм сайлап алу турын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев