Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең Людмила – керәшен чибәре

Быел Мамадыш районының Җөри авылында унөченче тапкыр Питрау бәйрәме үткәрелде. Изге апостоллар Петр һәм Павелга багышлап уздырыла торган бу чара соңгы елларда керәшеннәрнең милли бәйрәменә әйләнеп бара. Безнең район да республика күләмендәге әлеге чарадан читтә калмады: "Борды" һәм "Питрау" халык фольклор ансамбльләре тамашачыга үз чыгышларын тәкъдим итте, ә Борды кызы...

Питрау чибәре таҗын кияргә теләүчеләр республика районнарыннан гына түгел, чит өлкәләрдән дә килгәннәр иде. Ярыш бик киеренке барды. Шулай булмый ни, бәйрәм үзе генә дә 50 меңләп кешене җыйган иде. Күпме күзләр сиңа текәлгән. Жюрида да нинди мәртәбәле затлар. Рәислек итүче - Татарстанның халык артисты, Зәй районы Әхмәт авылы егете Наил Дунаев.

Шулай да безнең Людмила бер дә каушамады. Конкурсның һәр өлешендә үзен бик лаеклы тотты. Әзерләнүгә дә бик җитди карады кыз. Үзе генә түгел, гаиләсе, туганнары аңа бик нык ярдәм итте. Конкурс барышында Людмиланы якларга дип тә якыннары күпләп килгәннәр иде. Әзерләнгәндә кыз Борды мәктәбе музеннан керәшен халык киемнәре алган, Зәй районына кадәр барып, керәшен хатын-кызларының беләзек, тамакса, сүрәкә, чигәчә, дәвәт кебек бизәнү әйберләрен юллаган. Йолалар, гореф-гадәтләр белән танышу өчен күпме әдәбият укыган.

Конкурста катнашучы кызлар иң беренче халыкны үзләре белән таныштырдылар. Людмиланың визитка дип аталган бу беренче чыгышы ук бик үзенчәлекле булды. Борды кызы Елена Чулакова башкаруындагы "Кәтүк түти" җыры астында ул тамашачыга сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим итте, ягъни Кәтүк түти булып уйнады. Икенче номерны - Людмиланың керәшен җырын башкаруын да жюри уңай бәяләде. Блиц-сорау өлешендә дә бер дә каушамыйча, дөрес итеп җавап бирә алды. Аннары жюри әгъзалары кызлар хәстәрләгән Питрау өстәленә бәя бирде. Людмила табынны Изге апостоллар Петр һәм Павелның яраткан ризыкларыннан әзерләгән - өстәлгә балык, тутырылган сарык ите, каклаган каз, кыяр кебек ашамлыклар куелган иде. "Нәкъ Питрау темасына туры килгән", - дип бәя бирделәр жюри әгъзалары табындагы ризык төрләре белән танышкач. Людмиланы яклап, "Борды" фольклор ансамбле "Йөзек салу" һәм "Итек ату" йолаларын күрсәтте.

Финалга җиде кыз чыкты. Беренче урынга Мамадыш кызы лаек булды. Ә безнең Людмиланың мактаулы икенче урынны алуы район өчен зур горурлык булды. Жюри рәисе Наил Дунаевның Людмилага минем якташым дип үз итеп дәшүе, аның белән горурлануын белдерүе күңелләргә тагы да сөенеч өстәде. Җиңү бүләге итеп кызга ТР Керәшеннәр җәмгыяте рәисе Иван Егоровның һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның имзасы куелган диплом һәм 20 мең сум акча тапшырдылар.

Людмила өчен бу быел икенче зур җиңү булды. Яр Чаллы шәһәренең сәүдә-технология институтында белем алучы кыз яз көне "Ел студенты - 2012" конкурсында катнашып, беренче урынны яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор коллективы мђдђният Питрау бђйрђме