Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Аның җыр-моңнары – халкына

Данлы Сарман яклары безгә бик күп сәхнә йолдызларын бирде. Бер Илһам Шакиров кына ни тора! Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина, Зөһрә Сәхәбиева кебек җырчыларны, Сәлимә Шәмсина, Роберт Андреев, Ифрат Хисамов, Вәсим һәм Валерий Әхмәтшиннар кебек композиторларны кемнәр генә белми...

Инде ярты гасырга якын татар моңнарын кеше күңеленә иңдерүче тагын бер Сарман сандугачы турында әйтми мөмкин түгел. Ул бөтен гомерен балаларга музыка өйрәтүгә, сәхнәгә багышлаган Рәшит Сәхип улы Мәүләвиев. Ул 1947нче елда Күктәк Мирсәет авылында туган. Бозау йолдызлыгы астында туганнар турында сәнгатькә гашыйк, көчле ихтыярлы, үз сүзендә нык торучан, сабыр, эшлекле, туры сүзле, гадел һәм ышанычлы кеше диләр. Бу сыйфатлар нәкъ Рәшит Сәхип улы турындадыр. Аерылмас дустын - баянын тотып, кайларда гына булмаган да, кемнәрнең генә туен, юбилеен, туган көн бәйрәмен үткәрмәгән... Чаллы шәһәренең дә кайсы гына Сабан туенда уйнамаган да, кемнәрне генә җырлатмаган-биетмәгән Рәшит! Ә шулай да иң тирән эзләрен Тукай районының Теләнче Тамак авылында салгандыр. Бу авылның урта мәктәбендә 40 ел буе җыр-музыка дәресләре алып барган югары категорияле укытучы ул. Аның эзеннән китүче укучылары да байтак. Зөфәр Тимербаев, Фәрит Нуриев, Наил Фәйрушин һәм башка бик күпләрнең төрле музыка коралларында уйный белүләре, оста итеп җырлаулары - Рәшит абыйларының хезмәт җимеше! Татарстанның атказанган артисткасы Зөһрә Сәхәбиеваны да, Чаллы театрының талантлы артисты Инсаф Фәхретдиновны да җырлаткан Рәшит ул.
Тырыш хезмәтен бик тиз күрәләр якташлары. 1967нче елда ук Сарман районының мәдәният идарәсеннән Мактау кәгазе тапшырыла аңа. Бүгенге көндә ул Мактау кәгазьләренең ниндиләре генә юк Рәшиттә! Мәгариф министрлыгыннан гына да дүртәү алар! Районның мәгариф һәм мәдәният бүлекләреннән бирелгәннәренең исәбе-хисабы юк. Бөтенроссия смотры конкурслары лауреаты да ул. 2000 елның 21нче апрелендә Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар фестивале дипломанты булды. Ә 2001 елның 13 июнендә Татарстан Президенты карары нигезендә Рәшит Сәхип улы Мәүләвиевкә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Бүгенге көндә дә тик ятмый Рәшит. "Чишмә" халык мәдәнияты үзәгенең "Гөлнәзирә" исемле Башкорт халык ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ансамбле белән яңа гына «Энергетик» мәдәният сараенда Башкортстаннан килгән зур кунакларны каршыласа, икенче атнада Шамил Усманов урамында ачылган азык-төлек ярминкәсендә аның моңлы тавышы яңгырый. Тагын күп тә узмый, Рәшит инде «Җырлыйк әле» тапшыруы сәхнәсендә. 7нче декабрьдә Чаллыдагы Башкорт җәмгыяте һәм Тукай районы мәдәният бүлеге Рәшит Сәхип улының хезмәт юлын башлавына 45 ел тулу уңаеннан аның иҗат кичәсен үткәрәчәк. Иҗаты озын гомерле булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X