Хуҗабикәгә
Алма кайнатмасы Кирәк: 1 кг алмага - 1,2-2 стакан су, 1,3-1,5 кг шикәр комы, 200 г чия яфрагы. Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турыйлар. Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар. Аннары алманы...
Алма кайнатмасы
Кирәк: 1 кг алмага - 1,2-2 стакан су, 1,3-1,5 кг шикәр комы, 200 г чия яфрагы.
Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турыйлар.
Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар.
Аннары алманы кайнап торган әзер сиропта акрын гына кайнаталар. Алмага кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин. 5-6 минут кайнаганнан соң, уттан алып суыталар, алма кисәкләре сары гәрәбә кебек үтә күренмәле булганчы, шулай суытып, 5әр минут кайнаталар.
Алма кисәкләре өзелмәскә, сиробы куе булырга тиеш.
Алмадан желе
Кирәк: 3,5 кг алма, 1,5 л су, 2,4 кг чамасы шикәр комы (1 л сокка 1,2 кг шикәр).
Алмаларны юып, берничә кисәккә бүләбез һәм, өстенә су коеп, талгын утта 2 сәгать пешерәбез. Әледән-әле болгаткалап алабыз. Пешкән алманы ике катлы марляга салып, табак өстенә элеп куябыз. Кул белән сыгарга кирәкми! Алмадан чама белән 2 л сок чыга. Шуңа ярты өлеш шикәр комы кушып, талгын утта 20 минут кайнатабыз. Калган шикәрне өстәп, эреп беткәнче болгатабыз. Желены уттан алып, кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Бераз суынгач, капкачын каплыйбыз. Тәм бирү өчен, пешергән вакытта бер бөтнек үләне (мята перечная) өстәргә була.
Карлыган белән алма кайнатмасы
Кирәк: 0,3 кг кара карлыган, 0,3 кг алма, 0,4 кг шикәр, чирек лимон.
Карлыганны юып, блендерда изәбез, өстенә шикәр комы сибәбез, яхшылап болгатабыз. Катнашманы кәстрүлгә бушатып, биш минут пешерәбез. Алманы чистартып, телемләп турыйбыз. Лимонның согын сыгабыз, аз гына су белән кушабыз да алма өстенә салабыз. Кайнар карлыган өстенә алманы кушып, 15 минут пешерәбез. Соңыннан кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Карбыз балы
Юылган карбызларны урталай ярып, эчендәге йомшагын кашык белән табакка алыгыз. Аннан соң агач тукмак белән изегез. Шуны иләктән уып чыгарыгыз да, 2-3 кат марля аркылы сөзеп, көчле утка утыртыгыз. Күбеген җыеп алгач, согын тагын бер кат сөзеп, болгата-болгата, салмак кына утта пешерегез. Сокның күләме 6-7 тапкыр кимеп, тамчысы салкын тәлинкәдә җәелеп китмәслек булгач, бал әзер дигән сүз. Ул кызгылт-көрән төстә, гаҗәеп хуш исле булырга тиеш. Әзер балны пыяла банкаларга тутырып, салкын урында сакларга кирәк.
Карбыз кагы
Как ясау өчен 1 литр карбыз балына 2-3 йомырка кирәк.
Бу как карбыз балыннан ясала. Бер өлеш карбыз балына ике өлеш карбыз йомшагын салыгыз. Аннары сүрән утка утыртып пешерегез. Шуңа берничә тамчы нинди дә булса җиләк-җимеш эссенциясе һәм йомырка агы өстәп, тиз генә болгатып куегыз. Суынганнан соң, шакмаклап кискәләп, шикәр оны сибегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев