Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа елда – яңа фатир

"Татарстан" совхозы поселогында кичә, 27 декабрь көнне, бөтен район өчен тарихи әһәмияткә ия дулкынландыргыч вакыйга булды. Моннан 40-45 ел элек вакытлыча гына яшәү өчен дип төзелгән, суы, газы булмаган салкын баракларда, коточкыч шартларда 15-20шәр ел яшәгән 20 гаилә Яңа елга аяк баскан көннәрдә, ниһаять, фатирлы булу бәхетенә иреште. Гражданнарны тузган...

- Әле һаман да ышанып җитә алмыйм бу бәхеткә. 15 ел буе колонкадан су ташып, умывальниктан юынган суны урамга түгеп, кечкенә генә электр плиткәсендә аш пешереп җәфаланудан чынлап та арындык микәнни?! Ике улым һәм опекага алган оныгым шул кош оясы кадәр генә 27 квадрат метрлы ярымҗимерек баракта үстеләр. Кыш көннәрендә бүлмәне җылыта алмыйча тилмергән чаклар искә төшсә, елыйсылар килә. Без бит иптәшем белән озак еллар башта "Сосновоборский", аннан соң "Кама-Бекон" җәмгыятендә дуңгыз караучы булып эшләдек. Хезмәтебез мактау кәгазьләре белән дә билгеләнде. Ә менә фатир мәсьәләсе ничектер чигерелеп килде. Инде менә картайган көнебездә кайнар сулы, җылы һәм якты фатирда яшәячәкбез. Бүген бездән дә бәхетле кеше юк. Гомерлек хыялыбызны тормышка ашырган барлык кешеләргә дә мең рәхмәтләр укыйбыз. Аларның да картлыгы менә шулай җылы, игелекле булсын. Яңа елны бөтен туганнар, балалар белән җыелышып яңа фатирда каршы алырга җыенабыз, - ди яшь аралаш елмаеп Любовь Ивановна. Яңа фатирга кергәндә, бөтен шартын туры китерергә тырышты Сәгадиевлар: иң беренче булып, төкле тәпие белән аклы-каралы йомшак песи керде. Аннан соң, шау-гөр килеп, туганнар, авылдашлар, җитәкчеләр аяк басты. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һәм "Торак инвестиция компаниясе" җәмгыятенең генераль директоры Илдар Әхмәтгәрәев, хуҗаларны ихлас котлап, шушы матур фатирда сәламәтлек белән, балаларын, оныкларын сөендереп бәхетле озын гомер кичерүләрен теләделәр. Ә яңа фатир, чыннан да, шәп: ялтырап торган алтынсу линолеумнан, якты бизәкләре белән көлеп торган винил обойлардан алып, ап-ак пластик тәрәзәләргә, бүлмәләрне май кебек итеп җылыткан, температура режимын да көйли ала торган заманча радиаторларга кадәр бу йортны төзүчеләрнең күңел җылысын кушып, яратып эшләгәннәре күренеп тора. Су, ут һәм газ исәпләгечләренә кадәр куелган. Иң мөһиме, бу фатирларга күчкән гаиләләр бары тик коммуналь чыгымнарны гына түләячәкләр.

- Россия һәм Республикабыз хөкүмәтләренең, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның безнең районга бик зур Яңа ел бүләге бу. Бик тә кыска срокларда, моңарчы күрелмәгән темп һәм сыйфат белән төзелде бу йорт. Төзелешнең инвесторы - ТР Президенты каршында эшләүче Дәүләт торак фонды, заказчы - Торак-инвестиция компаниясе һәм подрядчы - Чаллының "ДСК" төзелеш-монтаж трестының бер сүздә булып, аңлашып эшләве нәтиҗәсендә 4 ай эчендә ике катлы йорт төзелеп, барлык коммуникацияләре эшләнеп, газы, электры кушылып файдалануга тапшырылды. Барысына да бүгенге бәхетле фатир хуҗалары, район җитәкчелеге исеменнән ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу алгарышның дәвамы булачак дип ышанам, шушы ак кораб кебек матур йорт янында тагын икенчесен төзүне планлаштырабыз, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев, яңа йорт каршындагы тантанага җыелган халыкны шатлыклы вакыйга белән котлап. "Торак-инвестиция компаниясе" җәмгыяте генераль директоры Илдар Әхмәтгәрәев та бараклардан яңа фатирларга күчкән бәхетлеләргә изге теләкләрен җиткерде, йортыгызны бүгенгедәй матур, төзек итеп тоту хәзер үзегездән тора, диде. Яңа фатирлардан ачкычлар тапшыру, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Беловага йортның символик ачкычын бүләк итү, тантаналы музыка астында ефәк лентаны кисеп, аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән подъезд ишеген ачып керү мизгелләре - барысы да истә калырлык матур һәм дулкынландыргыч итеп оештырылган иде. Котлаулар, рәхмәт сүзләре күп булды бәйрәмдә. Шушы йортны сафка бастыру өчен тырышлыкларын куйган барлык җитәкчеләргә, көнне-төнгә ялгап эшләгән төзүчеләргә рәхмәт хатлары тапшыруны халык көчле алкышларга күмде. Яңа 2013 елга аяк басканда бәхет ачкычын берьюлы 20 гаиләнең кулына алуы, чыннан да, Яңа елда гына тормышка аша торган тылсымга тиң искиткеч зур куаныч! Ә тылсымны кешеләр чынга ашыра. Яңа йортны җиткерүгә тотылган 19 млн 060 мең 560 сум акчаның 4 млн 852 мең 080 сумы үзебезнең район бюджетыннан түләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак инспекциясе