Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

ЮХИДИ инспекторлары һәм суд приставлары салым органына ярты миллион сум бурычлы оешманы ачыклады

Район суд приставлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә бурычлыларны юлда эзәрлекли башладылар. Кичә алар шундый беренче рейдка чыктылар. Ул көнне хокук сакчылары кулына 15 машина йөртүче эләкте. Аларның берничәсе бурычын урында түләде, хокук бозучыларның икесе кулга алынды.

ЮХИДИ бүлегеннән ике инспектор һәм ике суд приставы кичә Яр Чаллыдан Түбән Суыксуга бару юлында торды. Иртәнге сәгать 7дә эш башлаган хокук сакчылары көндезге 2гә кадәр бурычлыларны «аулады». Бер километр тирәсе алдарак торган суд приставлары машинасындагы махсус прибор юлдан килүче автомобиль хуҗасының бурычы бармы-юкмы икәнлеген күрсәтә. Бар икән, хәбәр арттарак торган ЮХИДИ машинасындагы инспекторга һәм анда эшләүче приставка җиткерелә. Әйтергә кирәк, прибор районда теркәлгән халыкның ЮХИДИ штрафларын гына түгел, салым, пенсия фонды кебек органнарга, алимент, кредит, торак-коммуналь һәм башка хезмәтләргә бурычлары турында да әйтә. 1 сумны вакытында түләмәгәнсеңме, 1 млн сумнымы - мәгълүмат базасында барысы да күренә. Бурычлы кеше әлеге суммага өстәп законны үтәмәгән өчен җыем (исполнительный сбор) түләргә тиеш була. Бурыч 1000 сумга кадәр булганда, әлеге җыем 1000 сум исәпләнә, аннан артса, барлык бурыч суммасының 7 проценты исәбеннән алына.
Рейд вакытында приставлар иң аз күләмдәге бурыч белән Куады эшмәкәрен теркәделәр. Руль артындагы әлеге ханым исемендә Пенсия фондына вакытында түләнмәгән 1 сум 26 тиен бурыч булуы беленде. Иң күп бурыч белән район кулланучылар җәмгыятенең «УАЗ» машинасы тоткарланды. Суд приставлары җәмгыятьнең салым инспекциясенә ярты миллион сум күләмендәге бурычы барлыгын ачыклады. Югары Суыксудан Шәрифуллин фамилияле эшмәкәрнең Пенсия фондына 38 мең сум акча түлисе барлыгы беленде. Бурычлыларның соңгы икесе кулга алынды.
Бурычларын һәм вакытында түләмәгән өчен штрафларын урында түләүчеләргә суд приставлары шунда ук квитанциясен яздылар. Тик менә Пенсия фондына түләүләр буенча гына кайбер аңлашылмаучылыклар килеп чыкты. Баксаң, шәхси эшмәкәрләрнең фондка керткән акчалары приставларның мәгълүмат базасына тиз генә барып җитми икән. Кайберәүләргә түләгәнен исбатлар өчен өенә кайтып я булмаса эш урынына барып квитанцияләрен алып килергә туры килде. Әгәр инде андый документ үзеңдә сакланмаган икән, акча түләгән органга барып квитанцияләрне яңадан чыгарырга туры килә дигән сүз. Бу эш белән шөгыльләнгәндә эшмәкәр шактый вакытын әрәм итә, күпме сәламәтлеген бетерә. 173 сум бурычы белән приставларга эләккән Иске Җирекледән 25 яшьлек эшмәкәр егет тә шул турыда зарланып алды. Әйтүенчә, ул барлык түләүләрне вакытында башкарып барган, приставларның мәгълүмат базасында бурычлары юклыгы күренмәгәнгә күпме уңайсызлыкларга юлыккан.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафын вакытында түләмәгәннәргә карата да законнар каты. Хокук бозучы РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартыла, ягъни җыелган штраф суммасы икеләтә түләтелә яисә җавап бирүче унбиш тәүлеккә кадәр кулга алына. Шулай ук андыйларны 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту каралган.
Бүгенге көнгә район ЮХИДИ бүлегенең мәгълүмат базасында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 10 мең сумнан артык штрафы җыелган 73 машина йөртүченең исеме тора. Исемлек көн саен үзгәрә. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре андыйларны үзләре дә ачыклап торалар. Соңгы атнада гына да инспекторларга шундый 4 кеше эләккән. Икесенең вакытында түләнмәгән 500әр сум штрафы булган, аларның беренчесе 20 сәгатькә мәҗбүри эшләргә тартылган, икенчесе бер тәүлеккә кулга алынган. 1000әр сум бурычлылар исә 5 тәүлекне камерада уздырачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең һәм приставларның уртак рейдлары алга таба да дәвам итәчәк. Район юлларына алар төрле юнәлешләрдә атнага өчәр мәртәбә чыгарга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев