Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Ярамаганын белгән килеш саткан

Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе саткан, ягъни РФ Җинаять Кодексының 151.1 маддәсе буенча гаепле дип табылган 1959 елгы хатын-кызның эше прокуратура тарафыннан судка жибәрелгән иде. Узган атнада бу эш район судында каралды, хокук бозучыдан җиде мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгарылды.

Тикшерүдән күренгәнчә, узган елның ноябрь аенда Яр Чаллы - Зәй автомобиль юлының Мәләкәс борылышына каршы урнашкан "Чулпан" кафесы бинасындагы "Бирр" ҖЧҖ кибетендә сатучы булып эшләүче әлеге хатын-кыз, балигъ булмаган икәнлеген белә торып, 1994 елгы үсмергә составында 16 процент спирт булган "Кагор" маркалы шәраб сата. Бу кырын эше өчен ул Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.16 маддәсе 2.1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, ягъни хокук бозучыга 3000 сум күләмендә штраф салынды.

Мондый хокук бозуны яңадан кабатлаган очракта РФ Җинаять Кодексының 151.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарту каралганлыгы хакында кисәтелүгә дә карамастан, сатучы агымдагы елның февралендә 1995 елгы үсмергә 40 процент катылыктагы "Граф Ледофф" аракысын саткан. Бу очракта да ул үсмернең балигълык яшенә җитмәгәнлеген анык белгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук тђртибе алкоголь