Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Яңа эшкә керсәң – хәбәр ит

Район прокуратурасы "Торак-инвестиция компаниясе" ҖЧҖдә коррупциягә каршы тору турындагы законның үтәлешен тикшерде. "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль Закон нигезендә (№273, 12 маддә, 4 пункт, 25.12.2008), элек дәүләт яки муниципаль хезмәт башкарган, РФнең норматив-хокукый актларына нигезләнеп төзелгән исемлеккә кергән гражданин эштән киткәннән соң ике ел дәвамында яңа урында хезмәт килешүе төзегән...

Район прокуратурасы "Торак-инвестиция компаниясе" ҖЧҖдә коррупциягә каршы тору турындагы законның үтәлешен тикшерде.

"Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль Закон нигезендә (№273, 12 маддә, 4 пункт, 25.12.2008), элек дәүләт яки муниципаль хезмәт башкарган, РФнең норматив-хокукый актларына нигезләнеп төзелгән исемлеккә кергән гражданин эштән киткәннән соң ике ел дәвамында яңа урында хезмәт килешүе төзегән очракта, эш бирүче ун көн эчендә бу турыда алдагы эш урынына хәбәр итәргә тиеш.

Реклама

Прокуратура тикшерүе түбәндәгеләрне ачыклады. Район буенча Эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсенең элеккеге башлыгы "Торак-инвестиция компаниясе" ҖЧҖгә сатып алуларны контрольдә тоту буенча баш белгеч вазыйфасына урнашкан, ләкин район буенча Эчке эшләр бүлегенә бу турыда хәбәр итмәгән. "Торак-инвестиция компаниясе" ҖЧҖгә карата РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.29 маддәсе буенча административ эш кузгату турында карар кабул ителде. Материаллар Яр Чаллы җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун. хокук. җәмәгать тәртибе канун канун џђм хокук тђртибе

2
X