Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Вакытында түләү отышлырак

Быелдан алып, Салым түләүчеләр милек салымын елына бер тапкыр һәм 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча түли башлыйлар. Билгеләнгән вакытка милек салымы түләнми икән, бурыч суммасына Россия Федерациясе Үзәк Банкның өстәмә финанслауда кулланылучы ставкасына 1/300 күләмендә пенялар өстәлә. Моннан тыш, салым органы суд карары аша (РФ Салым Кодексының 48 маддәсе) мәҗбүри...

Быелдан алып, Салым түләүчеләр милек салымын елына бер тапкыр һәм 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча түли башлыйлар.

Билгеләнгән вакытка милек салымы түләнми икән, бурыч суммасына Россия Федерациясе Үзәк Банкның өстәмә финанслауда кулланылучы ставкасына 1/300 күләмендә пенялар өстәлә. Моннан тыш, салым органы суд карары аша (РФ Салым Кодексының 48 маддәсе) мәҗбүри түләттерү чаралары да күрә ала.

Реклама

Бурычлыларга карата чыгарылган хөкем карарлары (башкару кәгазьләре) суд приставлары хезмәтенә җибәрелә. Соңгылары исә бурычлы затларның милкенә, банк счетларына арест салырга да, чит илгә чыгуларын вакытлыча чикләргә дә хокуклы. Салым буенча бурычын түләү белән бергә физик затлар суд приставлары хезмәтенә кимендә - 500 сум, иң күбе - түләттерә торган бурыч суммасының 7 проценты күләмендә җыем түләргә тиеш булалар, шулай ук хөкем карарлары (башкару кәгазьләре) чыгарган очракта физик затлар дәүләти акчалата җыемны да түләргә мәҗбүр булалар.

Салым хезмәте салым түләүчеләрне салымнарны вакытында түләргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милек салымы салым инспекциясе салым түләүчеләр салым тњлђњ