Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Сак булыгыз: әйләнештә ялган бишмеңлекләр

Гыйнвар аеның 13еннән 17сенә кадәр арада Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә 5әр мең сумлык җиде ялган купюра табылды.

Әлмәттә ясалма акчаларны хуҗалары "Пятерочка" кибетендә һәм аптекада алмаштырмакчы булалар. Шушы ук көнне Чаллының "Тулпар" сәүдә үзәгенә дә шундый ике купюраны кертмәкче булалар. Ә менә ЗЯБтагы "Пятерочка" кибетеннән, Комсомол һәм "Алан" базарында өч ялган акча әйләнешкә китә һәм хокук саклаучылар кулына эләгә.
ТР Эчке эшләр министрлыгында әлеге кырын эш белән шөгыльләнүче кеше М550ОК 102 rus номерлы көмеш төсендәге "Ауди А7" машинасында йөри дигән мәгълүмат бар.
Район халкыннан акча белән эшләгәндә сак булуларын сорыйбыз. Шикле очракларга яисә алда әйтелгән машинага юлыкканда район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 71-44-81, 71-37-60 яки 02 телефоннары аша хәбәр бирүләрен көтәбез, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлеге башлыгы ярдәмчесе, эчке эшләр майоры Руслан Кашапов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X