Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Кече Шилнәдә яшәүче ханым үз малаен буып үтергән

Җинаять авыл халкы күз алдында нәкъ урам уртасында башкарыла. Әлеге куркыныч вакыйгага 51 яшьлек ханымны исерек улы этәрә. Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов әйтүенчә, үтерүче ханым гомере буе сыер савучы булып эшләгән, намуслы, тырыш хезмәте өчен күп мәртәбәләр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Ә менә 32 яшенә җиткән улы эчкечелеккә...

Җинаять авыл халкы күз алдында нәкъ урам уртасында башкарыла. Әлеге куркыныч вакыйгага 51 яшьлек ханымны исерек улы этәрә. Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов әйтүенчә, үтерүче ханым гомере буе сыер савучы булып эшләгән, намуслы, тырыш хезмәте өчен күп мәртәбәләр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Ә менә 32 яшенә җиткән улы эчкечелеккә бирелеп, күргән-белгән кешедән бурычка акча алып йөргән. Ул акчаларны еш кына әлеге дә баягы ханым түли торган булган.
32 яшьлек эчкече ир-ат авыл кибетендәге бөтен тәрәзәләрне ватып, зур җәнҗал чыгарган. Әнисенең үтенече белән кибетчеләр аракы сатудан баш тартканнан соң, кибеттә гауга куба. Боларны белеп, ханым кибет тирәсенә йөгереп килә, орыш-талаш башлана, ямьсез сүгенү сүзләре әйтелә. Нәтиҗәдә, хатын улын буып үтерә. Соңыннан үзе ашыгыч ярдәм машинасын чакырта, полиция бүлегенә барып, үтерүдә үзен таный. Суд тикшерүе барышында, хатынны төрмәдә тотмыйлар, аңа бер җиргә дә китмәү турында подписка бирелә. Аңлы рәвештә үтерүдә гаепләнгән ханымга 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Әлеге эш буенча тикшерү тәмам. Эш Тукай район судына җибәрелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун

2
X