Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Ике ягулык станциясе сыйфатсыз бензин саткан

Район прокуратурасы белән Татарстан республикасы ягулык чималларының сыйфатын, сакчыл куллануны тәэмин итү идарәсе район территориясендәге ягулык станцияләрендәге бензинның сыйфатын тикшерде.

Тикшерүгә алынган ягулыкка лаборатор анализ «Картрэк» ҖЧҖе, «Йосыпов И. З.» шәхси эшмәкәрнең ягулык станцияләрендәге бензинның дәүләт стандартларына туры килмәвен, сыйфатсыз булуын күрсәтте. Административ хокук бозу очрагы буенча (РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексның 14.4 маддәсенең 1 өлеше) ягулык станцияләре хуҗаларына карата эш кузгатылды һәм аны Роспотребнадзорның җирле органына карауга юнәлтте. Мондый төрдәге хокук бозулар өчен административ штрафлар да каралган. Хокук бозучының юридик, физик зат булуына карап ул 1000 сумнан алып 30000 сумга кадәр күләмдә булырга мөмкин.
Район прокуратурасы ягулык станцияләрендәге бензинның сыйфатын тикшерү эшләрен дәвам итәчәк, дип хәбәр итте район прокурорының ярдәмчесе Руслан Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук