Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Тукай районында тагын бер мәчет салыначак

2014 елдан бирле Зур Шилнә һәм Кече Шилнә авылында яшәүче мөселманнар күрше-тирә авыллар һәм Чаллы читендәге 71,70А, 68, 67 А, 67 нче микрорайонарны берләштерүче мәчет төзү ниятен чынга ашыру өстендә эш башлыйлар. Ниһаять, быел Аллаһының ярдәме белән әлеге изге эш башланып киткән. Зур Шилнә авылының Нурми Шәрипов урамы белән Залесный...

2014 елдан бирле Зур Шилнә һәм Кече Шилнә авылында яшәүче мөселманнар күрше-тирә авыллар һәм Чаллы читендәге 71,70А, 68, 67 А, 67 нче микрорайонарны берләштерүче мәчет төзү ниятен чынга ашыру өстендә эш башлыйлар. Ниһаять, быел Аллаһының ярдәме белән әлеге изге эш башланып киткән. Зур Шилнә авылының Нурми Шәрипов урамы белән Залесный проспекты кисешендә урнашкан яңа мәчет "Изге ай" дип аталачак һәм ике манаралы булыр дип көтелә.

25 июнь иртәнге сәгать 10 да "Изге ай" мәчетенең нигез ташын кую тантанасы булачак. Анда Кама буе төбәге казые, Татарстанның Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, Чаллыдагы "Ак мәчет" имамы һәм шул мәчет каршындагы мәдрәсә ректоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов һәм әлеге мәчет төзелешенә ярдәм күрсәткән кунаклар, якын-тирәдәге авыл мөселманнары җыелыр, дип көтелә.

Мәчет төзелешендә иганәчелек ярдәме хуплана. Мөмкинлеге булган, ярдәм итәргә теләге булган милләттәшләребез өчен исәп-хисап счеты булдырылган (счет мәчет сайтында: http://izge-ai.ru/ ), шулай ук Рамазан аенда һәр көнне 16 сәгатьтән 18 сәгатькәчә мәчет төзелеше барган урында ярдәм итүчеләрне кабул итү оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев