Йөрәккәем, тик син түз генә...
Районыбызның Иштирәк авылында тәбәнәк түбәле, сәкеле һәм сәндерәле, мич аралыгында сарык һәм кәҗә бәтиләре уйнаклап йөргән йортта сигезенче - төпчек бала булып туа Асия апа Метшина. Әтисе Нуретдин, әнисе Фәйрүзкамәр колхоз эшеннән бер дә бушамыйлар.
Тормыш гөрләп алга бара, өйдәге һәр эш бүленгән, ниһаять, Асия апага да табак-савыт юу эше йөкләнә. Үсеп җитүләре сизелми дә, мәктәпкә кереп, сигез ел да тиз арада узып китә. Белмим, язмыш уйнавы булганмы, әллә юкмы, Асия апаны, сигезенче сыйныфны тәмамлап тугызга керәм дигәндә, күрше кызлары, кыстый-кыстый, сыер саварга чакыра башлыйлар. Асия апа җиң сызганып эшкә керешә. Шул вакыттан алып инде менә илле ел гомер узып та киткән...
Яшь булса да, Асия апа тырышлыгы белән аерылып тора. Кечкенәдән өйрәнеп үскәнгә, сыер саву эшенең бөтен җаен белә, сынатмый, гел алдынгылар рәтендә була. Сыер савучының эше җиңел түгел. Җәен яшен яшьнәгәндә дә, көзен салкын яңгыр яуганда да, кышын буран котырганда да эшли алар. Иртәнге бишенче яртыда килеп, сыерларның асларын чистартасы, савасы, яшь таналарны өйрәтәсе, улакларына печән салып, фураж бирәсе бар. Мондый эштә теләсә кем түгел, ә Асия апа кебек хезмәтен чынлап торып яратканнар гына эшли ала.
Эшкә уңган Шәйхулла абый белән танышып, яратышып, матур гаилә корып җибәрәләр. 1970 елны уртак йөрәк җимеше булып кыз балалары туа. Тәнзилә исемен кушалар. Сынауларның иң олысы булып, бу гаиләдә үзенчәлекле бала булып туа Тәнзилә. Андый балалар аерым игътибар, аерым тәрбия сорый. Сыгылып калмый Асия апа. Шәйхулла абый, әби-бабай ярдәме белән, бу бала бүгенге көндә дә исән-сау, тулы гаилә әгъзасы булып яши. Әле бүгенге көндә ул Асия апаның бер зур иптәше.
Көн артыннан көн узып, Асия апа белән Шәйхулла абыйның гаиләсендә тагын ике бала дөньяга килә. Балалары да эш арасында үсеп җитә, хәзерге көндә йөзләренә кызыллык китермичә, үз гаиләләре белән көн күрәләр, балалар тәрбиялиләр. Бүгенге көндә Асия апа өч баласы, 4 оныгына куанып тормыш итә.
Бакчасына керсәң, хуш исле чәчәкләр исенә күмеләсең, маллар белән тулы утар, бер-бер артлы тәртип белән тезелеп киткән түтәлләр уңышы белән үзләренә тартып торалар. Болар барысы да зур хезмәт сорый, тырыш, тормышны яратучы кешенең генә бакчасында шулкадәр гөлләр чәчәк ата. Әле буш вакытларында Асия апа каләм тибрәтеп шигырьләр дә яза, аның шигырьләрен без «Якты юл» газетасы битләрендә укып барабыз.
Тормышта ни генә күрелмәгән, нәрсә генә булмаган... Инде язмыш сынауларына сынмаган Асия апа 65 яшьлек юбилеен каршы алырга әзерләнә. Без аңа алдагы көннәрендә бәхетнең иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын, 47 ел бергә яшәгән Шәйхулла абый белән балалары, оныклары уңышларына куанып яшәвен теләп калабыз. Әле бардыр язылмаган шигырьләр, әле бардыр әйтәсе сүзләр, әле бардыр эшлисе эшләр...
Язмамны Асия апа Метшинаның бер шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Өеп-өеп бирде сынауларныКөчле бит ул, түзәр дигәндер.Әллә нинди даһи затларны даКайчакларда тормыш бөгәдер...Яшәү - көрәш, белеп әйткәннәр шул,Бирешмәскә исәп тиз генә.Үҗәтләнеп, һаман алга барам,Йөрәккәем, тик син түз генә...
Гөлсинә Гарифуллина,
Иштирәк авылының мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев