Ул халык өчен эшләде
«Дөрләп янды һәм сүнде», дип әйтә үзенең 35 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Иван Васильевич турында Зинаида Михайловна. Иван Чернов (1952-2009), милиция подполковнигы, 25 ел районның Эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән. Тумышы белән районыбызның Борды авылыннан, Зинаида белән алар бер сыйныфта укыганнар, мәктәп елларында ук дус булганнар.
- Иван тәпи йөри башлаганнан ук гармунга тартылгандыр. 4нче сыйныфта укыганда ул үзлегеннән уйнарга өйрәнеп, сәхнәдә гармун белән чыгышлар ясый иде. Мәктәптә укыган чакта ук башка кызлар арасында мине аерып, биш тиенлек кенә булса да бүләкләр алып килә иде. 7нче сыйныфта беренче тапкыр мәхәббәт хатын язды, шуны әти-әнием күрмәсен дип, үземнең пальто эчлегенә тыгып яшердем. Әле һаман ул хатны истәлек итеп саклыйм, - дип сөйли Зинаида Чернова.
Мәктәпне тамамлагач, Иван армиягә китә, 1970-1972 елларда Небит-Даг шәһәрендә (Төркмәнстан, хәзерге Балканабад шәһәре) хезмәт итә, кайткач, милициягә эшкә урнаша. 1974 елны Зинаида белән гаилә коралар, уллары Василий һәм Юрий туа. Иван Васильевич читтән торып, башта Алабугада милиция мәктәбендә укый, соңыннан Казанда юрист белемен ала. Кызу холыклы, түземсез булган өчен хезмәттәшләре аны үзара «Явыз Иван» дип йөртәләр, ләкин ничек тиз кызып китсә, шулай ук тиз тынычланган Иван Васильевич. Аның ярсулары да күпчелек очракта эш белән бәйле булган, хезмәтен тиешле дәрәҗәдә, җанын-тәнен биреп башкарырга күнеккән кеше, үзенә дә, бүтәннәргә дә таләпчән булуы белән аерылып торган. Бәйрәмнәрдә Иван Чернов гармунын тартып, җырларга яраткан. Кунакчыл булган, аны белүче авылдашлары әле хәзер дә Иван «дәдәйне» җылы сүз белән искә алалар, хәтта аның белән бәйле кайбер вакыйгаларны мәзәк итеп әледән әле сөйлиләр. Дөрестерме-юктырмы, имеш, бер көнне кунаклар килеп керсәләр, Иван Васильевич моңланып, гармун сузып утыра икән, ә хатыны утын ярып маташа. «Нишләп хатының ир-ат эшен эшли, ә син тынычлап утырасың?» дигән сорауга, Иван күз дә йоммыйча: «Зина бит гармун уйный белми, шуңа утын яра инде», дип җавап биргән, янәсе.
Черновлар бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәннәр. Зинаида иренең холкына өйрәнеп, аның беренче карауга гына «явыз» булып күренгәнен, чынбарлыкта олы җанлы, кайгыртучан кеше икәнен аңлаган. «Мин Иванның бер карашыннан барысын аңлый идем. Балаларны тәрбияләүдә дә аның ярдәме нык булды», - дип әйтә Зинаида Чернова. Олы малайлары Василий әтисеннән үрнәк алып хокук саклау юлын сайлый, 20 ел районның Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә, полиция майоры була, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең җитәкчесе урынбасары вазифаларын үти. Кызганычка каршы, 2016 елны авырудан гомере өзелә...
Иван Васильевич Чернов отставкага чыккач, Борды авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән. Кешеләргә ярдәмчел булган, авыл халкы белән дә уртак тел таба белгән. Ләкин бер елга якын гына эшләргә өлгергән, каты авырый башлаган. Авыруга бирешергә теләмичә, Казаннарга барып операция ясаткан, чирен җиңә алмаган, 2009 елны мәңгелеккә киткән. Аны соңгы юлга озатырга килгән элеккеге «Чулпан» совхозы директоры Флүн Хәбибуллин: «Иван Черновка Бордыда һәйкәл куйсак та, аз булмас. Ул халык өчен эшләде», дип әйткән.
Фото Черновлар гаиләсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев